Логотип «Мәйдан» журналы

Укропның нинди дәвалау үзлекләре бар?

Укроп — салатлар өчен өстәмә тәмләткеч кенә түгел, ә дару үләне дә.Укроп орлыгы аппетитны һәм йокыны яхшырта. Шулай ук укропны симерү, диабет, аллергия, тән тиресе авырулары вакытында кулланырга киңәш...

Укроп — салатлар өчен өстәмә тәмләткеч кенә түгел, ә дару үләне дә.
43733152
Укроп орлыгы аппетитны һәм йокыны яхшырта. Шулай ук укропны симерү, диабет, аллергия, тән тиресе авырулары вакытында кулланырга киңәш ителә, имезүче хатыннарга сөт килсен өчен файдалы. Укроп үләне кайбер респиратор һәм инфекцион авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, кан басымын төшерә.
 
Ашказаны авыртканда да укроп ярдәм итә. Аның өчен укроп орлыгы— 10,0 г,  кориандра җимеше — 10,0 г, ромашка чәчәге — 20,0 г, бөтнек яфрагы — 20,0 г, валериан тамыры — 20,0 г. алып киптерергә. 2 чәй калагы шушы үләннәр катнашмасын 1 стакан кайнар суда тотып, иртән һәм кичен берәр стакана эчәргә кирәк.
 
Чыганак: http://www.aif.ru

Комментарийлар