Украинадан терлек азыгы кертүне тыйдылар
Россельхознадзор1 август аеннан терлекләрне Украинада җитештерелгән азык һәм азык өстәмәләре белән тәэмин итүне вакытлыча чикләде. Сәбәбе: Украина азыклары партиясендә ген-модификацияләнгән компонентл...
Россельхознадзор1 август аеннан терлекләрне Украинада җитештерелгән азык һәм азык өстәмәләре белән тәэмин итүне вакытлыча чикләде. Сәбәбе: Украина азыклары партиясендә ген-модификацияләнгән компонентлар табылган.
Фото: agroinvestor.ru
Шулай ук Россельхознадзор тере кошлар һәм инкубация йомыркалары, кош ите һәм эшкәртелмәгән кош продукциясен, шулай ук Франциянең Аверон департаментыннан кошлар өчен кайбер азыкларны кертүне тыйды. Бу чикләүләр әлеге департамент территориясендә кош гриппы теркәлү белән бәйле.
Комментарийлар