Логотип «Мәйдан» журналы

Уфадагы 11 класс укучысы күрмәүче һәм ишетмәүче кешеләр өчен кушымта уйлап чыгарган

Уфаның 69 нчы лицееның 11нче класс укучысы Артур Шәйхаторов бер үк вакытта саңгырау да, сукыр да булган кешеләр өчен смартфоннар өчен кушымта уйлап тапкан. Фото: соцсетиБу проекты белән Россиядә үткә...

Уфаның 69 нчы лицееның 11нче класс укучысы Артур Шәйхаторов бер үк вакытта саңгырау да, сукыр да булган кешеләр өчен смартфоннар өчен кушымта уйлап тапкан.
0198 Фото: соцсети
Бу проекты белән Россиядә үткәрелгән "Умник-капитаны" ярышында җиңү яулаган. Бу хакта проект авторы "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.
Әлеге бәйгене "Инновацияларга ярдәм итү" Фонды үткәргән. Кушымта "LifeFeel" ("Яшәеш хисе") дип атала. СМС язганда һәм укыганда телефон вибрация бирә. Проекты өчен Артур Шәйхаторовка 500 меңлек грант бирелгән.
"Проектны башлап җибәрергә мине берьюлы саңгырау һәм сукыр булган кешеләр белән очрашу этәрде. Минемчә, аларның бүгенге көндә дактиль алфавиты ярдәмендә аралашуы инде искергән. Шунлыктан, авыру кешеләргә ярдәм итәр өчен яңа аралашу ысулын эзли башладым. Режиссер Кристофер Нолан тошергән "Интрестеллар" киносын карагач, борчыган соравыма җавап табылды. Әлеге фәнни-фантастик фильмда бер эпизод бар. Анда төп геройларның берсе галәмдәге кара ярыкта (черные дыры) булган чакта, Морзе әлифбасы ярдәмендә аралаша. Нәкъ шул эпизодны күз уңаенда тотып, программаны яза башладым. Минем проектым буенча берни күрмәгән һәм ишетмәгән кеше телефон ярдәмендә якындагы кеше белән генә түгел, хәтта ерак арада булучылар белән дә әңгәмә кора алачак . Махсус кушымта шулай ук Морзе әлифбасы белән бәйле. Смартфон аша җибәрелгән хатны тибрәлеш аша укып булачак. Җиңү яулавыма мин, әлбәттә, бик шат. Проект өчен бирелгән акчаны исә эшемне дәвам итәр өчен тотарга ниятлим", - диде ул.
Әлеге вакытта 11 нче сыйныф укучысы Артур Шәйхаторов бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Мәктәпне тәмамлагач, яшь программист МГТУ, ИТМО, МИФИ кебек югары уку йортларының берсенә керергә ниятли.
Берьюлы сукыр һәм саңгыраулык тумыштан , шулау ук яшәеш дәвамында барлыкка килергә мөмкин. Бүгенге көндә бу авыру белән интеккән кешеләргә Россиядә оештырылган "Соединение" (Кушылу) хәйрия Фонды ярдәм итә.

Комментарийлар