Логотип «Мәйдан» журналы

Уфада студентларның "Ана теле" бәйгесе узды

2-3 март көннәрендә Уфаның Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан Дәүләт педагогия университетында Русия күләмендә VIII педагогик осталык бәйгесе узды. Анда татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә бе...


2-3 март көннәрендә Уфаның Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан Дәүләт педагогия университетында Русия күләмендә VIII педагогик осталык бәйгесе узды. Анда татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә белем алучы студентлар катнашты.




D0DE5EA0-D1E5-4CE0-AC53-3DDB737CABFA_cx0_cy7_cw0_w1000_r1_s_r1
Осталык бәйгесе Башкортстан педагогия университетының татар бүлегенә 25 ел тулуга багышланды. Чарада Башкортстан дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак, Бөре шәһәрләрендәге бүлекләре, Башкортстан педагогия университеты һәм Чаллы педагогия институты студентлары катнашты.
Бәйге берничә өлештән торды. Беренче өлештә югары уку йортларының татар бүлеге студентлары факультетларында дәрес өлгеләре белән сынау тотып, үзләренең бәйгедә катнашырга лаек булуларын күрсәтте. Аннан соң читтән торып сайлап алу уздырылды. Калган сынауларда студентлар үзләре укыган уку йортын тәкъдим итү, этномәдәни, ягъни, бию, җырлау, нәфис сүз буенча бәйгедә катнашты. Иң соңгысы – мәктәптә ачык дәресләр уздыру. Бу чара 2 март Уфаның 84нче санлы татар гимназиясендә узды. Анда алты студент сынау тотты. Осталык ярышына йомгак 3 март ясалды.
Бәйгенең бәяләмә төркеме рәисе, Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов чараны ябу тантанасында шулай дип чыгыш ясады:
– Бәйгенең төп максаты – сәләтле студентларны барлау, ана теле укытучысы һөнәренең кирәклеген һәм мөһимлеген күрсәтү, мәгарифтә укытуның яңа ысуллларын, заманча алымнарны җәелдерү. Куелган максатка ирештек. Бу бәйге сайлаган һөнәрләренә тугры, белемле, иң-иң сәләтле студентларны ачыклады.
"Ана теле-2016" бәйгесендә беренче урынга Чаллы педагогия институты студенты Алия Корбанова лаек дип табылды. Гран-при Башкортстан дәүләт университетының Бөре бүлеге студенты Алсу Исмәгыйлевага тапшырылды.
Чараны ябу тантанасында студентлар тарафыннан концерт тәкъдим ителде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы вәкилләре, Татарстанның Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчеләре тапшырды.


 
http://www.azatliq.org



Комментарийлар