Логотип «Мәйдан» журналы

Уфа скрипкачысы пыяла куб эчендә атна буена башкорт көйләрен уйнаячак

Танылган скрипкачы, дирижер, педагог Рөстәм Сөләйманов Уфада «Куб» музыкаль перформансы оештырырга җыена. Ул башкорт йорты кебек ясалган пыяла куб эчендә утырган килеш скрипкада милли көйләр уйнаячак....

Танылган скрипкачы, дирижер, педагог Рөстәм Сөләйманов Уфада «Куб» музыкаль перформансы оештырырга җыена. Ул башкорт йорты кебек ясалган пыяла куб эчендә утырган килеш скрипкада милли көйләр уйнаячак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Перформанс атна буе, ягъни 11-18 октябрьгә кадәр, дәвам итә. Рөстәм Сөләйманов бу вакытны ашамыйча һәм эчмичә уздырырга җыена, диелә хәбәрдә.
Оештыручыларның сүзләренчә, төп идея - җәмгыятьнең игътибарын башкорт халкының ачык, уникаль милли сәнгатен саклап калу һәм яшь буынга тапшырырга кирәклегенә җәлеп итү.
Рөстәм Сөләйманов акция Башкортстан Республикасының оешуына 100 ел тулуга һәм Башкортстан Республикасы көненә багышлануын, ләкин сәяси чара булмавын әйтте.
«Мин скрипкада башкорт милли музыкасы әсәрләрен башкарачакмын һәм тыңлаучылар өчен башкорт бәйрәмнәре, фольклор йолалары белән ассоциация оештырачакмын», - диде ул.
Фото: http://www.bashinform.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194457/

Комментарийлар