Логотип «Мәйдан» журналы

Уфа фәнни үзәге Ризаэтдин Фәхретдиннең кулъязма әсәрләрен китап итеп бастырырга ниятли

Россия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге Болгар ислам академиясе белән берлектә галим, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең кулъязма әсәрләрен бастырып чыгарырга ниятли. Бу турыда “Татар-информ” хә...

Россия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге Болгар ислам академиясе белән берлектә галим, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең кулъязма әсәрләрен бастырып чыгарырга ниятли.
0064
Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә Уфадагы Тел һәм әдәбият тарихы институтының мөдире Марсель Фархшатов сөйләде.
“Безнең институт Болгар ислам академиясенә Ризаэтдин Фәхретдиннең берничә кулъязмасын бергәләп бастырып чыгарыйк дигән тәкъдим ясаган иде. Без үзебез моңа әзер һәм бастырып чыгарырга рөхсәтебез дә бар. Безнең яктан бернинди дә тоткарлык юк. Казан ягы ни әйтер, без шуны көтәбез”, - диде Марсель Фархшатов.
Аның сүзләренчә, бу басылып чыгачак әсәрләргә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Ислам дине”, “Юаныч” һәм “Юлдаш” кулъязмалары керә.
Уфа фәнни үзәк архивында Ризаэтдин Фәхретдиннең 40 томнан артык кулъязма мирасы саклана.

  • Быел гыйнвар аенда мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулды.


Фото: ru.wikipedia.org

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181297/

Комментарийлар