Логотип «Мәйдан» журналы

Тыяргамы, тыймаскамы?

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән икесе абортларны тыюга каршы чыккан. Ил­кү­ләм халык фикерен өй­рә­нү үзәге белгечләре (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Сентябрь азагында Мәскәү һәм Бөте...

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән икесе абортларны тыюга каршы чыккан.
t1larg.abortion
Ил­кү­ләм халык фикерен өй­рә­нү үзәге белгечләре (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Сентябрь азагында Мәскәү һәм Бөтен­россия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалады. Бу тәкъдимне балалар омбудсмены Анна Кузнецова да хуплады. Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова исә бу адымга җиде кат уйлап, бер кат кискәннән соң гына барырга киңәш итте.
Абортларны тыюга ил халкының да күпчелеге каршы икән. Үзәк тарафыннан уздырылган сораштыруда да респондент­лар­ның 70 проценты, Рос­сиядә бала төшертүне тыярга ярамый, дип җаваплаган. Сораштыруда катнашучы­лар­ның 18 проценты исә: “Андый закон күптән кирәк иде”, – дип белдергән. Халыкның яртысыннан артыгы (70 проценты) абортларны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) системасыннан төше­реп калдыруга да каршы булуын әйткән.
Бала төшертүне ни өчен тыярга ярамый? Бу сорауга җавабында респондент­лар­ның 31 проценты – бала тө­шер­түне тыйсаң, аны “идән астында”, законсыз рәвештә ясый башлаячаклар, 13 проценты – тәртипсез балалар са­ны артачак, 11 проценты, илдә үлүчеләр һәм фәкыйрьләр кү­бәя­чәк, дигән. Тарихка күз салсак, Россиядә В.И.Ленин боерыгы нигезендә, 1920 елларда ук бала төшерү рәсми рәвештә рөхсәт ителгән була. Сталин чорында (1936 елда) аборт ясату яңадан тыелган. Рәсми мәгълүматларга караганда, ел саен дөньяда 208 миллион хатын-кыз авырга уза. Шулар­ның 25 проценты баланы тө­шертергә карар кыла.
 
Чыганак: http://www.vatantat.ru

Комментарийлар