Логотип «Мәйдан» журналы

«Тылсымлы чәчәк» күрсәтелде

Чаллы татар драма театрында балалар өчен хәйрия спектакле — «Тылсымлы чәчәк» күрсәтелде. Аны карарга ятимнәр, күп балалы гаиләдә тәрбияләнә торган, шулай ук кайбер мөмкинлекләре чикләнгән нәни тамашач...

Чаллы татар драма театрында балалар өчен хәйрия спектакле — «Тылсымлы чәчәк» күрсәтелде.
VN2D-101AiE
Аны карарга ятимнәр, күп балалы гаиләдә тәрбияләнә торган, шулай ук кайбер мөмкинлекләре чикләнгән нәни тамашачылар чакырылган иде. Әлеге чараны уздыру инициативасы белән «Татарстан кешеләре» хәйрия фонды чыкты, ә артистлар рәхәтләнеп риза булдылар.
Тамашага килгән күп кенә балалар өчен бу спектакль театр белән беренче мәртәбә танышу булды, шунлыктан алар сәхнәдә барган вакыгаларны аеруча зур игътибар белән күзәттеләр. Женя исемле кечкенә кызның кулына тылсымлы чәчәк эләгә. Аның төрле төсләрдәге җиде таҗы бар. Һәрбәрсен өзеп алган саен бер теләгең үтәлә. Кызчык башта аның алдында нинди бөек мөмкинлекләр ачылганын аңлап бетерми һәм алты таҗны буш, мәгънәсез теләкләр үтәүгә сарыф итә. Һәм менә аның бер генә таҗы кала, бер генә теләк үтәлергә мөмкин...
 
http://vk.com/shahrichalli

Комментарийлар