Логотип «Мәйдан» журналы

Тыелган дару компонентлары кушылган биологик актив өстәмәләрнең сату очраклары ачыкланган

Узган елны тыелган дару компонентлары кушылган биологик актив өстәмәләрнең беренче сату очраклары Татарстанда ачыкланды. Бу хакта кичә Роспотребнадзорның РТ буенча идарәнең йомгаклау коллегиясендә Тат...

Узган елны тыелган дару компонентлары кушылган биологик актив өстәмәләрнең беренче сату очраклары Татарстанда ачыкланды. Бу хакта кичә Роспотребнадзорның РТ буенча идарәнең йомгаклау коллегиясендә Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина әйтте.
"Шалфей" даруханәсендә һәм "Катрен" компаниясенең филиалында тыелган дару компонентлары кушылган "Инфорте" һәм "Капсулы саймы" исемле өстәмәләр сату очраклары беренче тапкыр ачыкланды. Аларны табиб консультациясененнән тыш куллану сәламәтлеккә зыян китетергә мөмкин", - диде ул.
"Ике импортер ялган продукция сатулары өчен 1,5 миллион сумлык штрафка тартылды", - диде Марина Патяшина.
"Узган елны республикада тишкеренүләр нәтиҗәсендә биологик актив өстәмәләрне сату белән бәйле 128 хокук бозу очрагы теркәлгән", - диде ул.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179829/

Комментарийлар