Тычкан бизгәгеннән сак булыгыз!
Соңгы елларда тычкан бизгәге белән авыручылар саны аеруча артты. Мәгълүм булганча, бу чирне таратучылар нәкъ шул тычканнар инде. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?Беренчедән, климатның чагыштырмача җылынуы, ик...
Соңгы елларда тычкан бизгәге белән авыручылар саны аеруча артты. Мәгълүм булганча, бу чирне таратучылар нәкъ шул тычканнар инде. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

Беренчедән, климатның чагыштырмача җылынуы, икенчедән, кояш радиациясенең артыграк булуы. Бу шартларда тычканнарның үрчеме гадәттәгедән шактый арта. Өченчедән, икътисадый хәлләрнең тотрыклы булмавы. Бу, үз чиратында, санитария торышын какшатты. Шәһәр-авыллар тирәсендә чүп өемнәренең күп булуы, урман-кырларның пычрануы кыр тычканнарының шәһәр-авыл тирәләренә якынрак килүенә китерә.
Бигрәк тә яз көне урман яки болынга чыккан вакытларда тычканнар булган урыннарда тукталмагыз, бакчада эшләгән вакытта да бик сак булыгыз. Бакча йортыгызда тычкан эзләре бар икән, тизрәк себереп алырга ашыкмагыз. Тузан туздырмаска тырышып, дымлы чүпрәк белән җыештырыгыз. Авыз-борыныгызны 3—4 катлы марлядан ясалган яисә төрелгән чүпрәк-битлек белән капларга онытмагыз. Мөмкин булса, кулыгызга перчатка кию дә зыян итмәс. Дезинфекция өчен хлор кулланырга мөмкин.
...Вирусның инкубацион чоры 2—3 атнага сузыла. Гадәттә, беренче билге булып, тән температурасының бик югары күтәрелүе исәпләнә. Симптомнары: баш авырту, хәлсезлек, баш әйләнү, тәннең сызлануы, сөякләр сызлау, берәр атнага сузылган бизгәк тоту, битләрнең, күз агының, тәннең югары өлешләренең гадәттән кызылрак төскә керүе, эч авырту, косу, күз агына кан саву. Хәтта борыннан кан китү кебек күренешләр дә булырга мөмкин. Вирус бигрәк тә бөерләр эшчәнлегенең бозылуына китерә, нерв системасын да зарарлый.
Сак булыгыз!

Комментарийлар