Логотип «Мәйдан» журналы

Твоя-россия.рф сайтында Казан символлары тавыш җыя алганмы?

Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча конкурс игълан иткәнлеге турында хәбәр иткән идек. Әлеге бәйгедә Казанның истәлекле урыннары да катнаша.Бәйге нәти...


Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча конкурс игълан иткәнлеге турында хәбәр иткән идек. Әлеге бәйгедә Казанның истәлекле урыннары да катнаша.


bbruEWt-ReI
Бәйге нәтиҗәсендә сайлап алынган символларны кулланып ясалачак 200 һәм 2000 сумлык купюралар 2017 елда әйләнешкә керәчәк.
Твоя-россия.рф сайтында тавыш бирүнең беренче этабы бара. 5 мең тавыш җыйган Россия калаларының истәлекле урыннары автомат рәвештә икенче этапка уза. Хәзерге вакытта Россиянең 20 символы шул чикне узган инде. Алар арасында Казанның 5 меңнән артык тавыш җыйган өч символы да бар. Казан Кремле беренчеләрдән булып 5 меңнән артык тавыш җыйды. Аннан соң Кол Шәриф мәчете белән Казан федераль университеты символлары да кушылды. Нәтиҗәдә, Казан күренекле өч объекты 5 мең тавыш җыя алган беренче шәһәр булды.

Бәйгедә тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак. Нәтиҗәләр 7 октябрьдә билгеле булачак.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар