Логотип «Мәйдан» журналы

Тузганак

Җир йөзендә тузганак шикелле күп таралган тагын берәр үсемлек бар микән?Аяк астында никадәр кыйммәтле дару үскәнен, мөгаен, күпләр белеп тә бетермидер. Тузганак тамыры ашказаны-эчәк авырулары вакытынд...

Җир йөзендә тузганак шикелле күп таралган тагын берәр үсемлек бар микән?
taraxacum_officinale_7
Аяк астында никадәр кыйммәтле дару үскәнен, мөгаен, күпләр белеп тә бетермидер. Тузганак тамыры ашказаны-эчәк авырулары вакытында һәм аппетитны көчәйтүче, ашкайнатуны яхшыртучы чара буларак кулланыла. Болгария табиблары аны анемия, атеросклероз, тире авыруларын дәвалауда файдаланалар.
Тузганак чәчәгенең бөреләрен җыеп маринадларга һәм төрле винегретларга өстәргә мөмкин. Чәчәкләреннән әзерләнгән кайнатма да тел йотмалы тәмле килеп чыга. Ә яз көне җыелган яшь яфракларны салат рәвешендә куллану организмны витаминнарга, минераль тозларга, тимергә, фосфорга, кальцийга баета. Мондый салат бөер авырулары белән интеккән кешеләргә аеруча файдалы.
Тузганак тамырын иртә язда яки көзен җыю кулай. Аны юалар һәм 40—50 градуста киптерәләр. Тузганак тамырыннан әзерләнгән төнәтмә ашказаны һәм эчәклек ялкынсынганда, эч кипкәндә, геморрой, бөер һәм үт куыгы авырулары булганда ярдәмгә килә. Төнәтмә әзерләү өчен 2 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнаган салкын суга салып, 8 сәгать төнәтергә кирәк. Аны, ашар алдыннан 1/4 стакан күләмендә, көнгә 4 тапкыр эчәргә киңәш ителә.
Югары температура белән авырып ятканда, тузганак төнәтмәсе тирләтүче һәм температураны төшерүче дару буларак ярдәмгә килә. Аны фурункулез һәм тире авырулары вакытында куллану да уңай нәтиҗәләргә китерә. Мондый очракларда төнәтмәне яртышар стакан эчәргә кирәк. Тузганакның яфраклары елан агуыннан дәва дип санала.
Күргәнегезчә, җилбәзәк кенә үсемлеккә охшаса да, никадәр шифалы үзлекләргә ия икән ул тузганак...

Комментарийлар