Түрәләргә Россия самолетлары белән генә очарга ярый
Моннан соң федераль бюджет акчаларына очучы Россия түрәләре самолетка билетларны бары тик Россия авиакомпанияләреннән генә сатып алачак. Россия Хөкүмәте шул турыдагы карарны имзалаган.- Һава транспорт...
Моннан соң федераль бюджет акчаларына очучы Россия түрәләре самолетка билетларны бары тик Россия авиакомпанияләреннән генә сатып алачак. Россия Хөкүмәте шул турыдагы карарны имзалаган.
- Һава транспортында очарга теләүче түрәләр билгеле бер авиакомпанияләр белән генә очачак. Аларның исемлеге белән Росавиация сайтында танышырга мөмкин, - диелә Хөкүмәт сайтына урнаштырылган документта. Әгәр дә Россия авиакомпанияләре чиновникларга кирәк булган юнәлешләргәбилетлар сатмый икән, бары тик шул чагында гына башка компанияләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Комментарийлар