Логотип «Мәйдан» журналы

Тукранбашның файдасын беләсезме?

Әле тукранбашның (клевер) яланнарыбызны тутырып, шаулап чәчәк аткан чоры.Бу чәчәкне җыеп калырга ашыгыгыз, дуслар. Ул бик тә файдалы үлән.Мәсәлән, колаклар һәм баш шаулаганда тукранбаш чәчәге төнәтмәс...

Әле тукранбашның (клевер) яланнарыбызны тутырып, шаулап чәчәк аткан чоры.

Бу чәчәкне җыеп калырга ашыгыгыз, дуслар. Ул бик тә файдалы үлән.
Мәсәлән, колаклар һәм баш шаулаганда тукранбаш чәчәге төнәтмәсе эчәргә кирәк. Моның өчен чәй пешергән кечкенә чәйнеккә берничә данә чәчәкне салып, һәркөнне чәй белән кушып пешерергә кирәк.
Бер атна эчтем дә, ярдәм итте дигән сүз түгел, озаклап шулай эчәргә кирәк. Шулай иткәндә, бу чәчәкнең файдасын күрерсез.

Автор: Зөһрә Исламова


Фото: https://pixabay.com/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Tukranbashni-faydasin-bel-sezme-835040/


Комментарийлар