Реклама
“Тукайның әкияти дөньясы” исемле театральләштерелгән концерт була
27 март көннне сәгать 12.00 дә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 яшь тулу уңаеннан, “Тукайның әкияти дөньясы” (“Сказочный мир Тукая”) те...
27 март көннне сәгать 12.00 дә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 яшь тулу уңаеннан, “Тукайның әкияти дөньясы” (“Сказочный мир Тукая”) театральләштерелгән концерты булачак.

“Әкият җырлыйк” дип исемләнгән гаилә абонементы кысаларында күрсәтеләчәк тамашада шагыйрьнең “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре тәкъдим ителәчәк. Әкиятләрне сүз сәнгате осталары Рөстәм Галич (АКШ) һәм Луара Шакирҗанова укыр дип көтелә. Моннан тыш, концертта әйдәп баручы иҗади коллективлар һәм Казанның сәләтле яшь музыкантлары катнашачак. Фәрит Яруллинның “Шүрәле”, Әнвәр Бакировның “Су анасы” балетларына язылган көйләрдән өзекләр, Рөстәм Яхин, Нур Даутов, Җәүдәт Фәйзи әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Комментарийлар