Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап Казанда татар телен яклау чарасы үтәчәк

 15 апрель Казанда Габдулла Тукайның вафатына 105 ел тулуга багышлап татар телен һәм мәдәниятен яклау митингы оештырыла. Казан хакимиятләре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап мит...

 
15 апрель Казанда Габдулла Тукайның вафатына 105 ел тулуга багышлап татар телен һәм мәдәниятен яклау митингы оештырыла.
 
Казан хакимиятләре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап митинг үткәрергә рөхсәт биргән. Бу хакта Idel.Реалиига чараны оештыручыларның берсе Рәис Хәбиров хәбәр итте.
Чара 15 апрель Казанның Дан бакчасында уза. Аның төп теамалары – татар телен һәм татарның мәдәни мирасын саклау.
Элегрәк Казан хакимиятләре 15 апрель Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап Бауман урамында йөрешкә рөхсәт бирмәгән иде.
 
Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы Тукай үлеме еллыгына багышланган йөрешне Бауман урамындагы 54нче санлы йорттан башлап, сәгать янына кадәр уздырырга ниятләнгән иде. Чарада 100 кеше катнашыр дип белдерелде. Ләкин Казан башкарма комитет идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин йөрешләрне дәүләт оешмалары, прокуратура, мәгариф, сәламәтлек саклау, дини оешмаларга 50 метрга кадәр якынлыкта уздырырга ярамый дип җавап биргән. Йөреш юлында Богоявленский чиркәве урнашкан, шул сәбәпле Казан мэриясе чараны килештерүдән баш тарткан.
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат булган. Аның җеназасына 10 меңнән артык кеше килгән.
Бу атнада "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыгып республикада татар телен мәҗбүри укытуны кайтарырга таләп итте.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар