Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 2 миллион сумлык субсидия биреләчәк

Тукай районында 2019 ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителде. Апрель ае ахырына кадәр алты шәхси ярдәмче хуҗалык сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә гомуми 2 миллион сумлы...

Тукай районында 2019 ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителде. Апрель ае ахырына кадәр алты шәхси ярдәмче хуҗалык сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә гомуми 2 миллион сумлык субсидия алачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 2 миллион сумлык субсидия биреләчәк
Быел район авыл хуҗалыгы министрлыгы юнәлешендәге республика программаларында аеруча актив катнаша.
"Ел дәвамында мондый субсидияләрне тагын 15кә якын шәхси ярдәмче хуҗалыкның алуы көтелә. Шулай ук ел дәвамында районда өч гаилә фермасы төзү, үз эшен яңа башлаган өч фермерга грант алу, ике авыл хуҗалыгы кооперативы оештыру бурычы тора", - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илмир Яббаров.
Мини-ферма төзүгә субсидия кайтуын көтүчеләр арасында Мәләкәс авылыннан Михайловлар гаиләсе дә бар. Юрий Петрович һәм Людмила Ивановна үз хуҗалыгында 7 савым сыер, 5 тана, 25 бозау асрый.
Михайловлар киләчәктә киңәергә, хуҗалыкның икътисадый хәлен яхшыртырга ниятли. Моның өчен, билгеле, терлек башын арттырырга кирәк. Шуңа күрә республика программасы ярдәмендә мини-ферма төзегәннәр. Шушы көннәрдә 400 мең сум субсидия кайтуын көтәләр.
"Республикада авыл хуҗалыгын киңәйтергә этәргеч бирүче программалар эшләве бик куандыра. Әмма гади авыл кешесе кәгазь эшеннән бик курка. Район комиссиясе документ җыюда, ягъни юридик яктан булышлык күрсәтте", – диләр Людмила белән Юрий Михайловлар.
Фото: tukai-rt.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185419/

Комментарийлар