Тукай районында "Әбиләр һәм оныклар" кичәсе узды
Тукай районы Сосновый бор бистәсенда мәчеттә "Әбиләр һәм оныклар" дип аталган кичә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Бу чараның максаты нәсел чылбырының дәвамлылыгын күрсәтү, әбиләрдән башка әнилә...
Тукай районы Сосновый бор бистәсенда мәчеттә "Әбиләр һәм оныклар" дип аталган кичә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу чараның максаты нәсел чылбырының дәвамлылыгын күрсәтү, әбиләрдән башка әниләр, әниләрдән башка оныклар булмавын ассызыклау иде. Шулай ук әлеге очрашу аша сабый бала күңеленә гаилә төшенчәсен салырга, әнисе, әбисе белән горурлану хисе булдырырга, иң якын кешеләренең яратуын күрергә өйрәтергә тырыштык.
Оныклар кичәдә әбиләре белән таныштырдылар, әниләре, әбиләре турында шигырьләр сөйләделәр. Чара барышында Корьәннән сүрәләр укылды, дини темага табышмаклар әйтелде. Сабыйларыбыз бик теләп бәйгеләрдә дә катнашты.
"Әни – кыз", "Әби – онык", "Әби – әни – онык" бәйгеләре уздырылды. Аннары балаларга намаз уку тәртибен күрсәттеләр.
Кичәдә катнашучыларның иң өлкәненә 84 яшь иде.

Комментарийлар