Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районында 54 яшьлек хатын-кыз акчасын "пенсия фонды хезмәткәрләре"нә бүләк иткән

Тукай районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев хакимияттәге атналык киңәшмәдә узган атнада төрле җинаятьләр буенча барысы 8 эш кузгатылуын, шуларның 4се ачылуын хәбәр итте. Бу хакт...

Тукай районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев хакимияттәге атналык киңәшмәдә узган атнада төрле җинаятьләр буенча барысы 8 эш кузгатылуын, шуларның 4се ачылуын хәбәр итте. Бу хакта  "Якты юл" газетасы яза.
«Калинка» бакчачылык ширкәтендә шәхси милекне урлау, «Камский» җитештерү кооперативы складыннан фураж алып чыгу, Яңа поселогындагы «Пятерочка» кибетеннән товар урлау очраклары теркәлгән. Шушы ук поселокта 28 яшьлек ир-ат сорамыйча авылдашының автомобилен алып чыгып киткән.
«Сонарь» бакчачылык йортында яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштыручыларга банк картасы реквизитларын әйтеп, андагы акчаларыннан колак каккан. Яңа поселогындагы яшәүче 32 яшьлек ир-ат исә «интим хезмәте күрсәтүчеләр»гә картасындагы акчаларын «бүләк иткән».
 
 

Комментарийлар