
Кичә хакимияттә районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулуга багышланган чараны оештыру буенча комиссия утырышы булды. Ул 8 апрельдә "Энергетик" мәдәният сараенда үткәреләчәк. Район башлыгы Васил Хаҗиев чараны югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куйды. Якташлар очрашулары проектының авторы Гөлзада Рзаева кызыклы тәкьдимнәр кертте.
Комментарийлар