Тукай районы яңа "Тургай"лы булды
Тукай районы Иске Җирекле авылында күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Ул "Тургай" дип атала. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. Балалар бакчасы ике катлы зур бина...
Тукай районы Иске Җирекле авылында күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Ул "Тургай" дип атала. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Балалар бакчасы ике катлы зур бинада урнашкан. Гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрны тәшкил итә. Яңа объект "Балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү" федераль программасы кысаларында төзелде. Күләмле төзү эшләре 122 миллион сумга төште.
Районда балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. Узган ел, әйтик, Иске Җирекледә бакча төзүдән тыш, өч җирлектә – Иштирәктә, Кече Шилнәдә һәм "Татарстан" совхозы поселогында балалар бакчалары капиталь төзекләндерелде.
"Республика тарафыннан мондый ярдәм булганда бу эш дәвамлы булыр. Киләсе өч елда, дәүләт программаларына кереп, Әҗмәкәй, Олы Шилнә һәм Новотроицкое авылларында балалар бакчалары төзү ниятебез бар", – дип планнарын уртаклашты район башлыгы Фаил Камаев.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов бакча мөдире Лариса Андреевага 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Комментарийлар