Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районы супербабае белән суперәбиен сайладылар

Тукай районы Круглое Поле мәдәният сараенда “Супербабай һәм суперәби” район бәйгесе узды, дип хәбәр итә җирле газета. Фото: tukai-rt.ruШунда ук “Алтын куллар” күргәзмәсе дә оештырылган. Матур итеп биз...

Тукай районы Круглое Поле мәдәният сараенда “Супербабай һәм суперәби” район бәйгесе узды, дип хәбәр итә җирле газета.
4960 Фото: tukai-rt.ru
Шунда ук “Алтын куллар” күргәзмәсе дә оештырылган. Матур итеп бизәлгән чәк-чәкләр, бавырсак, кайнатмалар, бәлешләр, өчпочмаклар, кәрҗин итеп киселгән кабакка тутырылган көзге җимешләр, оста итеп бәйләнгән бияләй, шәлләр, чигүле кульяулыклар, затлы шамаилләр, сәйлән белән чигелгән керәшен халык күлмәкләренә хәтле бар иде әлеге күргәзмәдә, диелә язмада. Биредәге әйберләрне карап чыгып, жюри әгъзалары катнашучыларга беренче бәяне куйган.
Жюри рәисе, бәйгене оештыручы, Тукай районы мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова фикеренчә, катнашучыларның осталыгы, әзерлеге елдан-ел камилләшә бара, шуңа күрә алар арасыннан иң-иңен сайлап алу да катлаулана. Бу бәйге быел 5 нче тапкыр үтә. Катнашучылар саны да быел күбрәк булган.
20161008_145110
Сәхнәгә кемнең беренче, кемнең икенче булып чыгуы жирәбә буенча билгеләнгән. Беренче булып чыгу бәхете Күзкәйдән Кәүсәрия Хафизовага елмайган. 2 саны астында – Сәмәкәйдән Роберт Исламов, 3 – Иске Дөрештән Саимә Салихова, 4 – Иске Дөрештән Рафаэль Тимергалин, 5 – Иштирәктән Ләйсирә Закирова, 6 – Калмаштан Мөнәвир Мусабиров, 7 – Калмиядан Нәҗибә Сәхибгәрәева, 8 – Кнәз авыл җирелегеннән Николай Конькин, 9 нчы сан астында – Кнәз авыл җирлегеннән Валентина Сәгыйдуллина чыгыш ясаган.
Бәйгенең сәхнәдәге өлеше “Мин бабай, мин әби булуым белән горурланам” дип аталган турдан башлана. Анда һәркем үз биографиясе, тормышта ирешкән уңышлары, балалары, оныклары турында, бүген ни белән мәшгүль булуын сөйли.
 
Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, биредә сәхнәдән ишетелгән сүзләр артык купшы, яңгыравык булып тоелмады, чөнки һәр катнашучының акыллы киңәш бирергә дә, һәр күренешкә, һәр өлкәгә карата үз фикеренә хакы бар – тормыш юлыннан үткәндә алар сынауларны лаеклы үткән, озак еллар тырышып эшләгән,балалар үстергән, белем дә алган, гаиләсен дә саклаган, хуҗалыгын да тәртиптә тоткан, кул эшенә, җыр-биюгә дә вакыт тапкан.
Бәйгенең ахырында һәр катнашучы аерым номинациядә җиңүче буларак дипломга лаек булды. Тукай районының “2016 елның супербабае белән суперәбие” исеменә Кнәз авыл җирлегеннән Николай Конькин һәм Күзкәй авыл җирлегеннән Кәүсәрия Хафизова лаек булганнар.
Круглое Поле сәхнәсендә супербабай һәм суперәбиләргә “Якты юл” газетасының махсус футболкалары һәм кружкалары да тапшырылды.
Гәрчә бу чара иң-иңнәрне сайлау дип аталса да, асылда, бу – һәркайсы җиңүгә лаек өлкән буын кешеләрен, аларның тормыш юлы, һөнәрләре, тәрбия алымнары белән танышып, без – урта буын һәм яшьләргә өлге итеп алыр, якыннарыбызның никадәр уңган, тыйнак, сәләтле, тырыш, кадер-хөрмәткә лаек кешеләр икәнлеге турында уйланыр өчен тагын бер мөмкинлек булды, диелә Тукай районы газетасында.

Комментарийлар