Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районы фермерларына субсидияләр алырга булышалар

Авыл фермерларына субсидияләр алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, районда комиссия эшли башлады. Ул эшмәкәрләргә документ җыюда булыша, юридик яктан ярдәм итә.Бу хакта "Якты юл" газетасы яза.Комиссияне райо...

Авыл фермерларына субсидияләр алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, районда комиссия эшли башлады. Ул эшмәкәрләргә документ җыюда булыша, юридик яктан ярдәм итә.


Тукай районы фермерларына субсидияләр алырга булышалар
Бу хакта "Якты юл" газетасы яза.


Комиссияне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмир Яббаров җитәкли. Бу төркемгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, архитектура, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү, икътисад бүлекләре белгечләре керә.


Үз хуҗалыгында күпләп мал тотучы авыл кешесе өчен "Мини-ферма" программасы иң кулае. Әлеге субсидия мал торакларын яңартканнарга һәм яңартырга теләгәннәргә бирелә. 2019 елдан бу төр субсидиянең күләме дә артты.


Әйтик, 8 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400 мең сум, 5 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегәндә 200 мең сум акча дәүләттән кайтарыла.

"Бүген районда әлеге программада катнашу теләге белдерүчеләр бар", - ди Ильмир Яббаров.

Фото: tukai-rt.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/03/180113/

Комментарийлар