Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай музеенда “Туган тел” шигырен барлык милләт вәкилләренә дә татар телендә сөйлиләр

Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова музейга экскурсиягә килүчеләрнең барысына да "Туган тел" шигырен татарча сөйләүләре турыда әйтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә ба...

Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова музейга экскурсиягә килүчеләрнең барысына да "Туган тел" шигырен татарча сөйләүләре турыда әйтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә сөйләде.
1955

Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, музейда Габдулла Тукайның “Туган тел” әсәренә һәрвакыт зур игътибар бирелә. “Безнең музейга төрле өлкәләрдән төрле милләт вәкилләре килә. Алар Тукай теле, Тукай иҗаты белән танышырга тели. Һәм нинди генә телдә экскурсия алып барсак та, аларга Тукай шигырен татар телендә сөйлибез”, - дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова.

Тукай музеенда Туган тел көненә багышланган чара берничә ел рәттән үткәрелә. Музей директоры Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, быел бу чарага үзгәрешләр кертелеп, кичәдә күбрәк игътибар “Туган тел” шигыренең тарихына бирелде. “Ничек, кайчан язылган, Тукай нинди сүзләрне алыштырган, нинди рецензияләр язылганны тикшердек”, - диде музей директоры.
Бүгенге чара кысаларында Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренә багышланган интерактив күргәзмә дә ачылды. “Тукайның “Туган тел” әсәренә иллюстрация ясап, безнең почтага җибәрсләр, без социаль челтәрләрдә урнаштырычакбыз”, - дип әйтте музей директоры.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181360/

Комментарийлар