Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай клубында АК КАЛАның шигьри әһәңнәре яңгырады

Татарстан Язучылар берлегенең   Тукай клубында  28 гыйнварда  шигърият бәйрәме – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилеена багышланган кичә узды.Кичәнең төп сәбәпчеләре, каһарманнары – нефт...

Татарстан Язучылар берлегенең   Тукай клубында  28 гыйнварда  шигърият бәйрәме – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилеена багышланган кичә узды.
Кичәнең төп сәбәпчеләре, каһарманнары – нефтехимия башкаласы Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, артистлар – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары.

Тукай клубында АК КАЛАның шигьри әһәңнәре яңгырады.
1966 елның 22 сентябрендә, РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән, Түбән Кама  эшчеләр поселыгына шәһәр статусы бирелә.
Шәһәр төзелгән елларда кешеләрне заманча төзелешләр  генә түгел, әдәбият-сәнгать, җыр-моң, шигърият тә бер халык? бер йодрык итеп берләштерә.
Шәһәрнең мәгърифәт учагы булып «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оеша.
Берләшмәнең чишмә башы – Түбән Кама районы оешкач чыга башлаган «Ленин нурлары» газетасы каршындагы  әдәби түгәрәк. Әлеге түгәрәкнең җитәкчесе үзе дә шигырьләр-юморескалар язучы  Камил Гыйльмуллин була.
Шәһәргә тынгысыз, ярсу йөрәкле Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлимнәр килгәч, әдәби мохит түгәрәк кысаларына гына сыеша алмый башлый. Каләм тибрәтүчеләр һәм әдәбият сөючеләр саны бермә -бер  күбәя һәм ул 1968 елның сентябреннән әдәби берләшмәгә әверелә. Аңа «Кама таңнары» дигән исем бирелә.
 
«Кама таңнары»на берләшкән иҗатчыларның күбесе шәһәр төзелешендә, химия цехларында эшләүче  гади хезмәт кешеләре була – Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи, Фәннур Сафин, Рифкать Имаев, рус телендә иҗат итүчеләр Михаил Федосенко, Лев Воздвиженский, Леонид Обшаров, Александр Латышев һ.б., җырчылар, музыкантлар, рәссамнар... Нефтехимия өлкәсендә булачак галим Азат Зыятдинов, режиссёр Наил Нуретдинов, инженер- конструктор Нил Садыйков,  киләчәктә Тукай премиясе лауреаты һәм Халык рәссамы дигән югары исемнәргә ия булачак Әхсән Фәтхетдинов кебек гаярь егетләр дә берләшмә әгъзалары белән бергә кайнап яшиләр.
 
70-еллар башында нефть химиясе гиганты төзелешенә илнең төрле почмакларыннан яшьләр агыла, шау-шулы, кыю, яшьлек дәрте ташып торган  талантлы егетләр-кызлар төрле кичәләр оештыралар, тулай торакларның кызыл почмаклары һәркөн язучылар – шагыйрьләр белән очрашулардан гөрләп тора: күпләре үзләре дә каләм тибрәтеп карыйлар.
Милли җанлы «Кама таңнары» иҗатчылары милли хәрәкәттә актив катнашып яшиләр. 1980-1990 нчы елларда шәһәрдәге иҗтимагый хәрәкәт, тирән эчтәлекле кичәләр – «Кама таңнары» белән тыгыз бәйле. Шәһәрдә бердәнбер булган татар мәктәбен саклап калу өчен янып, имза җыючылар да әлеге иҗатчылар.
«Кама таңнары»  берләшмәсенең эшчәнлеге  – авыр, өметсез елларда да тукталмаган зур хезмәт, иҗади каһарманлык ул.
 
«Ак каламның шигьри әһәңнәре» кичәсендә Татарстанның күренекле  язучылары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.  Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе, Габдулла Тукай премиясе иясе, Татарстанның Халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов  «Кама таңнары» берләшмәсенең милләт, әдәбият өчен керткән өлешенең зур кыйммәткә ия икәнлеген ассызыкладылар.
Кичәдә шигырьләр, җырлар берләшмә тарихының кызыклы битләре, истәлекләр белән такыядай  үрелеп барды. Очрашуны зал белән башкарылган, милли гимныбызга әверелгән «Туган тел» җыры  тәмамлады.
Юбилей кичәсенең сценарий авторы  – Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.




 
 

(«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язмасына нигезләнеп)


http://www.sptatar.ru/

Комментарийлар