Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай истәлегенә агач утыртыла

26 апрельдә – Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көнне, Татар дәүләт филармониясе  паркында бөек шагыйрь истәлегенә чыршы  утыртылачак.Чарада  Татар филармониясендә хезмәт куеп Г.Тукай исемендәге...


26 апрельдә – Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көнне, Татар дәүләт филармониясе  паркында бөек шагыйрь истәлегенә чыршы  утыртылачак.



i
Чарада  Татар филармониясендә хезмәт куеп Г.Тукай исемендәге югары бүләккә ия булган шәхесләр, филармониянең  иҗат коллективы, ветеран артистлар, ветеран журналистлар, күренекле җырчылар һәм язучылар, яшь шагыйрьләр, татар мәктәпләре укучылары катнаша. Чыршы төбенә мәктәп укучылары үз куллары белән күчереп язган Тукай шигырьләре,  шагыйрьнең чарада катнашучылар сайлап алган шигырь юллары тупланган пыяла капсула салыначак. Әлеге капсула – киләчәккә Тукай юллары белән язылган хат.
Бу көнне паркта Тукай сүзләренә язылган җырлар,  шагыйрьнең мәшһүр сүз осталары тарафыннан укылып яздырылган әсәрләре яңгырап торачак, сүз осталары, язучылар чыгыш ясаячак.
Агач утырту чарасы 10:30 сәгатьтә башлана, дип җиткерә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.

 

Комментарийлар