Логотип «Мәйдан» журналы

"Туган тел" телеканалы татар-башкорт җыр сәнгатен үстерергә тели

Уфаның "Туган тел" телеканалы татар-башкорт җыр сәнгатен үстерергә һәм халык моңнарын бөтен дөньяга танытырга тели. Бу хакта Казанның Филармония концертлар залында узган концертта каналның директоры А...

Уфаның "Туган тел" телеканалы татар-башкорт җыр сәнгатен үстерергә һәм халык моңнарын бөтен дөньяга танытырга тели. Бу хакта Казанның Филармония концертлар залында узган концертта каналның директоры Азат Вахитов әйтте.

"Быел телеканалның эшли башлавына 10 ел тула. Бу – безнең презентация форматындагы беренче зур концертыбыз. Тик соңгысы булмас, дип уйлыйбыз. Әлеге чараны матур традициягә кертеп җибәрергә планлаштырдык", - диде ул.
Каналның җитәкчесе Азат Вахитов әйтүенчә, аларны музыкаль каналлар арасында барган көндәшлек куркытмый. "Туган тел"нең үз юнәлеше булуын әйтте ул. "Татарстанда музыкаль каналлар бар, без көндәшлектән курыкмыйбыз. "ТМТВ" һәм "Мәйдан" телеканалы безгә яхшы таныш. Безнең канал алардан аерылып тора, үзенчәлекле якларыбыз шактый. Без башкаларны кабатларга омтылмыйбыз, чөнки үз юнәлешебез бар. Безнең максат - татар-башкорт җырчыларын, музыка сәнгатен халыкка таныту", - диде ул.
Уфада яшәүче татар композиторы һәм җырчы Наил Шәймәрданов "Туган тел"нең киләчәге өметле булуын белдерде. "Каналның киләчәге өметле, ул озак еллар эшлиячәк. Елдан-ел караучылар саны арта гына бара. Аның исеме үк күңелгә якын. Туган тел һәркем өчен иң якын, газиз сүзләрнең берсе", - диде ул.
Шагыйрә, композитор Зифа Нагаева әйтүенчә, каналының Татарстанда ачылуы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтә. "Бу канал тыңлаучыларның мәдәни аңын үстерергә, рухи кыйммәтләрне саклап калырга, халкыбызның моңлы җырларын кайтарырга сәләтле. Шулай ук ул татар һәм башкорт сәнгате арасына ныклы күпер сала. Без милләтне саклап калырга тиеш. "Туган тел"нең Татарстанда ачылуы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтә", - диде ул.

  • "Туган тел" - тәүлек буе эшли торган музыкаль-күңел ачу телеканалы. Ул 2009 елда Уфа шәһәрендә оештырыла, беренче тапкыр эфирга 24 март көнне чыга. Телеканалның төп эшчәнлеге татар һәм башкорт телен, җыр сәнгатен саклауга юнәлдерелгән. Ул Башкортстан һәм Татарстан территориясендә, шулай ук Россиянең 52 зур шәһәрендә һәм Түбән Новгород, Саратов, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә күрсәтелә. Бүгенге көндә телеканалны 12,8 миллионнан артык кеше карый.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181816/

Комментарийлар