Логотип «Мәйдан» журналы

«Туган тел» бәйгесендә Казан укытучысы җиңде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә ана телен укытучы мөгаллимнәр арасында үткәргән «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә Казанның Вахитов районындагы 39нчы мәктәптә татар т...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә ана телен укытучы мөгаллимнәр арасында үткәргән «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә Казанның Вахитов районындагы 39нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Сөембикә Салихова Гран-при яулады.


 tCpXl1e7cvI


Быелгы бәйгенең йомгаклау турына Россиянең 15 төбәгеннән барлыгы 34 укытучы узган иде, алар - рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм иврит телләрен һәм әдәбиятларын укытучылар. Казан галимнәреннән, Татарстандагы милли-мәдәни җәмгыятьләрнең вәкилләреннән торган жюри алдында укытучыларга балалар мәктәп программасын җиңел үзләштерсен өчен үзләре төзегән дәрес эшкәртмәләре буенча мастер-класс күрсәтергә һәм милли киемнәрне тәкъдим итәргә, балаларны милли мәдәният хәзинәләре белән таныштыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиеш иде.

 Мастер-класслар бәйгесендә 1 урыннарны Биектау районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Рамазанова, Чирмешән районыннан чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Захарова, Башкортстанның Уфа шәһәре 24нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәбирә Риянова алды.


Моннан тыш, «Иң яхшы эссе» номинациясендә - Актанышның 1нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Рахманова, «Милли традицияләрне саклаган өчен» - Алексеевск районының чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Степанова, «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау» номинациясендә Ульяновск өлкәсеннән Гөлфәрия Латыйпова, «Мөгаллимнәр остазы» номинациясендә Арча районы Яңа Кырлай мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова, «Заманча технологияләрне нәтиҗәле файдаланган өчен» - Чаллының 57нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Әхмәтшина, «Белемнәрне саклаучы» номинациясендә Кукмара районы 3нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурфия Шакирҗанова, «Ышанычлы киләчәк» номинациясендә Свердлау өлкәсеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дамир Каюмов бүләкләнде.



http://intertat.ru/tt

Комментарийлар