Логотип «Мәйдан» журналы

Туган көненә Салават коттедж бүләк иткән Гүзәлем бу көнне кемнәр белән уздыра?

Җырчы Гүзәлем туган көнен ятим, ата-анасыз калган балалар белән бергә үткәргән.  Бу хакта аның тормыш иптәше Салават Миңнеханов Инстаграмда язып куйган. “Гүзәлем белән горурланам! Бу бәйрәмне оеш...

Җырчы Гүзәлем туган көнен ятим, ата-анасыз калган балалар белән бергә үткәргән.  Бу хакта аның тормыш иптәше Салават Миңнеханов Инстаграмда язып куйган.
 
“Гүзәлем белән горурланам! Бу бәйрәмне оештырудан ярдәм күрсәткәннәре өчен барлык дусларыбызга бик зур рәхмәт!” дип яза ул.
Туган көнен билгеләп үтүчеләр арасында Гүзәлем белән бергә Фирдүс исемле кечкенә малай да булган. Җырчылар аңа кызыл велосипед бүләк иткән.
Сүз уңаеннан, бүләкләр моның белән генә бетми. Салават Миңнеханов үзе Гүзәлемгә туган көненә йорт бүләк иткән. Сюрприз барып чыккан, Гүзәлем коттедж ачкычы тотып төшкән фотосы астына “Син минем хыялларымны чынга ашыручы” дип язган.
 
[embed]https://www.instagram.com/p/BlxdhShgmyr/?utm_source=ig_embed&utm_campaign=embed_loading_state_control[/embed]
 
https://tatar-today.ru/

Комментарийлар