Логотип «Мәйдан» журналы

«Туган җирем үзе җыр икән»

Рәшит Гатауллинның вафатыннан соң дөнья күргән «Сагышлы моңнар» җыентыгы Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең күңел җылысы, сәламе булып килеп ирешкән иде.Татар әдәбияты өчен традицион мотивларны...

Рәшит Гатауллинның вафатыннан соң дөнья күргән «Сагышлы моңнар» җыентыгы Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең күңел җылысы, сәламе булып килеп ирешкән иде.Татар әдәбияты өчен традицион мотивларны үз күргән, форма ягыннан төзек, матур шигъри табышларга бай бу иҗат күрше республикада яшәүче милләттәшләребез тудырган әдәбиятка хас сыйфатларны да ачык күрсәтә.whatsapp-image-2021-01-11-at-13-42-56
Р. Гатауллин иҗатында иң мөһим урынны гомумән Башкортостан шигъриятендә аеруча киң таралган туган җир мотивы алып тора. Беренче әсәрләрендә үк формалашкан шушы мотивның үзгәреше – шагыйрь күзаллауларының, фәлсәфәсенең генә түгел, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның дөньяга карашындагы үзгәрешләр булып та тоела. Беренче шигырьләреннән булган «...Кайдан гына башланасың, туган җирем?» шигыре лирик герой өчен «туган җир» төшенчәсен төгәлләштерә: «тәпи басып атлап киткән җир», «дүрт тәрәзәле» өй, «әни сүзе», «хыяллар», «авыл туры» шундыйлардан. Аннары алар арасыннан иң мөһимнәре – «туган өем» һәм «туган телем» аерып алына да, шигырь кешенең туган җире белән иң тыгыз бәйләнешен раслап төгәлләнә:
Олы таулар күтәрелә тигез җирдән,
Зур елгалар юлын башлый чишмәләрдән,
Бөркетләрнең күтәрелер кыясы бар.
Кошларның да кайтып кунар оясы бар.
Кайдан гына башлансаң да, туган җирем,
Мин дә синең бер бөртегең, тамчың синең 
«Тигез җир – олы тау», «чишмә – зур елга», «бөркет – кыя», «кош – оя» парлары белән янәшә куелган «мин – туган җир» пары шигырьгә эпиграф итеп урнаштырылган «Откуда начинается Россия?.. В. Боков» соравына җавап булып яңгырый. Эпиграф шигырьгә гражданлык төсмере, уртак Ватан  хакындагы күзаллау бирә, төп фикернең «зур Россия һәр кешенең туган өеннән – туган җиреннән хасил була» кебек формалашуына китерә.
«Туган җирем үзе җыр икән» шигыре мәдхия жанрында, татар җырлары аһәңендә иҗат ителгән.  «Тәпи басып үскән җир икән, / Аунап үскән чирәм җир икән» диюче лирик герой туган җирне – ата-баба яшәгән урын буларак төгәлләштерә:
Бабайларның каны түгелгән,
Сугарылган маңгай тиреннән,
Туендырган шушы җир икән,
Сыендырган җылы җир икән, -
Туган җирем үзе җыр икән.
Шагыйрь иҗатында мәдхия жанрында иҗат ителгән шигырьләр шактый. «Икмәк исе», «Табалмам», «Бу – туган якларның җиле» һ.б. Шулар арасында «Синең белән генә җырлымын» шигыре дә бар. Мәдхия жанрында, гимн стилендә иҗат ителгән шигырь Башкортстан туфрагына тирән мәхәббәт белдерә, аны «әтием», сугыштан кайталмаган әтиемне алыштырган туган туфрак дип атый. Әмма шигырьдә бик үк күзгә ташланмыйча гына яңа бер фикер сызылып үтә:
Горурланам
Монда туганыма,
Улы булганыма халкымның.
Шул рәвешле, туган җир һәм халык – ватанның ике аерылгысыз өлеше кебек аңланылу мөмкинлеге калдырылган. Шигырьдән шигырьгә татар теле – туган тел, туган тел – халкымның теле дип раслана килгән гомуми иҗат контекстында («Сабый чактан килгән сихри моң ул / Бишек җыры, теле әнкәмнең / Кешеләргә әйтер сүзләремне / Шул туган тел аша әйтәмен. / Буыннарга калган җан азыгы, / Кешелектә калыр кайтиаваз. / Ул халкымның / Иң мөкатдәс җыры, /Гомер буе сынмас моңлы саз») шушы ике канатны бер итеп яшәү омтылышы да күзаллана.
Кайбер шигырьләрдә, киресенчә, шушы гармониягә ирешә алмаудан туган чарасызлык калкып чыга.  «Рәдифкә» дип багышланган «Мин озатам сине» озын шигыре шундыйлардан. Үзенең Казан белән Уфа арасында бәргәләнгән кичерешен шагыйрь гаять тәэсирле образ аша җиткерә: «Әйтерсең мин / Үз җиремнең үги баласы». Шигырьдә «туган җир» төшенчәсе икегә аерыла: «халкымның туган җире» һәм «ата-бабаларның туган җире». Ата-бабаларның туган җире белән халыкның ватаны аерым булган кешеләр – мәңгелек сагыну дигән чиргә дучар: Уфадагылар – Казанны, Казанга киткәннәр – туган өен сагынып яши:
Сыендырган Казан кардәшләрен,
Кайсы килгән, кайсын китергән.
Дәва гына табып бирә алмаган
Сагыш-сагыну дигән шул чирдән.
Шул рәвешле, шигырьдәге лирик герой – Татарстаннан читтә яшәүче татар кешесе, туган җир белән халкы яшәгән җирнең бер булмавы исә – тулы бәхеткә ирешә алмауның бер сәбәбе кебек аңлатыла. Шигырьдәге бу мотивны «ике иллелек» дип атарга мөмкин. Алга таба ул шагыйрь иҗатының лейтмотивына әйләнә.
Шагыйрь иҗатында туган җиргә иң газиз урын, кеше чарасыз мизгелләрдә сыену урыны таба алган  иң бөек кыйммәт итеп карау белән бергә, андагы хәл-күренешләр өчен борчылу, аларны үзгәртә алмаудан туган гаҗизлек тә фаҗига чигенә җиткерелә. Риторик эндәш формасында язылган «...Буталган, кырылган чакта...» шигырендәге «денсез илем», «Тамырым, тарихым синдә, / и газиз телсез җирем», «Пошынмый, көенми торган / Син бар, и моңсыз илем», «Таратырга, таркатырга / Син бар каһәрле җирем» эндәшләре фаҗигалелекнең, трагизмның чагылышы булып тора. Бу шигырьдә лирик герой күңелендәге тартыш туган җиренә олы мәхәббәт һәм аннан башка яши алмавын аңлау, әмма андагы тискәре якларны үзгәртә алмауга төшенү сәбәбеннән туа һәм яшәешнең камил булмавы фәлсәфәсенә кадәр үстерелә.
Туган җир ваемы белән сугарылган кайбер шигырьләрендә шагыйрь борчуларының сәбәбе – җәмгыятьтәге тотрыксызлык («Заманымнан җавап эзлим»), милләтара киеренкелек  («И туган тел») булып чыга. Р. Гатауллин, бигрәк тә, туган тел язмышына аерым игътибар бирә, бу хәлләрдән чыгу юлларын эзли («Ил еласа»), тормышны, җәмгыятьне, кешене үзгәртүнең иң дөрес юлы – тарихта, тамырларда дип белдерә («Иң бөек иманым – тарихым»), милли үзаң уяну, иманга кайту да аның күңелендә уңай үзгәрешләргә өмет уята («...Ни булды бүген дөньяга...»). Мондый шигырьләрдә гаять тәэсирле образлар тудырыла («Яраланган ирне хәтерләтә / Бүген минем илем», «Тулгак тоткан хатын кебек җирем – / Яна, җәфалана», «Котырган бер вулкан кебек җирем – / Тузгый, актарыла»), кисәтү иң соңгы чиккә җиткереп зурайтылган образ төсен ала: шагыйрь телләр һәм милләтләр бер-берсенә каршы куелса, кыямәт кубар: «Кошлар тынар, / Чишмә чылтырамас, / Телсез-сүзсез калыр табигать» дип яза. Кайбер очракларда фикерне үтемлерәк, тәэсирлерәк итү өчен элгәргеләр иҗатына мөрәҗәгать ителә: «Ил еласа» шигырендә Г. Тукайның «Көзге төн. Мин йоклый алмыйм: / Өй түремдә җил елый...» юлларын эпиграф итеп алып, Тукай шигыре белән интертекстуаль бәйләнеш урнаштырыла. Бу алым илнең, ватанның, туган җирнең хәлен чарасызлык буларак аңлату юлына әйләнә.
«Шушы инде» шигыре туып-үскән җирен – ата-бабалар торган җир дип раслауга багышланган. Лирик геройның үз-үзенә риторик соравы белән башланган шигырьдә («Баскан җирем кемнең туфрагы соң,/ Кемнәр сөягендә басып торам?»; «Кем эзләре калган бу туфракта, / Кемнәр рухы дәшә еллар аша?») төп фикер шулай ук сорау рәвешендә формалаша:
Нәсел-ыру, туган тамырларым
Кемнәр белән икән, дим, тоташа?
Алга таба яңгыраган сораулар бер үк вакытта тарихи фактларга, атамаларга таянып раслау булып аңлашыла:
Бөек һуннар эзе калгандыр бит,
Хәзәр кавемнәре кая киткән?
Болгар бабамнарның язмышлары
Сыдырылып кайсы җирдән үткән?!
Гаять матур, Башкортостан җиренә шагыйранә бәя биргән: «Алыплардай чалкан төшеп яткан / Җирнең уртасына мәгърур Урал»; «Агыйделкәй ага – көмеш чылбыр, / Кыштыр-кыштыр дала җиле исә» – әсәр татар иленнән читтә яшәүче барлык татарлар исеменнән, аларны борчыган халәт турындагы шигырь булып яңгырый. Соңгы тезмәләр моны бернинди шик калмаслык раслау булып ишетелә:
Утлар өткән, җил-давыллар үткән,
Шушы инде минем туган җирем!
«Ике иллелек» каршылыгын лирик герой аларның бер-берсенә капма-каршы түгел, бербөтен икәнлеген раслау юлы белән чишәргә омтыла.
Шундый ук сораулар, борчулы уйлар дулкынында язылган «Бар» шигырендә дә «Халкым бармы?» дигән риторик сораудан башлап, тарихка, Тукай һәм Җәлилләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, лирик герой аңа җавапны раслау рәвешендә бирә:
Халкым бармы?
Бар дип күкрәк кагам.
Телем бармы?
Бар дип җыр әйтсен.
Шигырьнең соңгы тезмәләре каргышка охшатып стильләштерү төсен алган. Бу алым халык булсын өчен тел сакланырга тиеш дигән фикерне калкуландыра:




«Илендә дә, / Дошман җирендә дә / Беркемгә дә татар баш имәс. / Күчереп булмый телне башка телгә, / Милләтенә Ходай бер биргәч».
«Ике иллелек» каршылыгын тел чишә дигән фикер күп кенә башка шигырьләрдә дә кабатлана. Шундыйлардан, «Бала булып калам» шигырендә: «Шул тел аша гына бүгенгемә / Калган икән иман-ышанычым» дигән юллар бар.
«Башкортостан» шигырендә «ике иллелек»не раслау шулай ук каршылыкны чишү юлына әйләнә:
Туган телем – бишек җырым минем,
Татар теле – Тукай теле икән, –
Туган җирем – Башкортостан рухы
Анам сөте белән җанга иңгән.
«Ике иллелек» тарихи язмыш кебек аңлатылса да, Р. Гатауллин татар булуы һәм үз халкы белән горурланудан туктамый. Бу яктан, аның аеруча «Шул татар баласымын»  шигыре игътибарга лаек:
Таралган, сибелгән татар,
Тарихын югалтмаган.
Кем булмаган, сатылмаган,
Иманыннан кайтмаган.
Шул татар, усал татарны
Чукындырмакчы тотып;
Шул татар, горур татарны
Бетерәлмәгән йотып
Урысның чиксез нәфсе дә...
Терелгән тагын татар.
Ил бирмәс, дин бирмәс өчен,
Тел бирмәс өчен татар.
Кырылган, тик тез чүкмәгән,
Үлемнәрдән калыккан.
Бу юлларда шагыйрьнең татар халкы белән горурлануы алга чыкса һәм иң югары дәрәҗәгә ирешсә, шуннан соңгы тезмәләрдә лирик геройның үзенең татар булуы белән горурлануы үзәккә куела:
Горурланамын. Мин дә бит
Татар дигән халыктан.
Мин дә шул каумем затыннан,
Шул татар баласымын.
Йөрәгендә – кан тамчысы,
Тәнендә – ярасымын.
Соңгы ике тезмәдә «Ике иллелек» каршылыгының үзенчәлекле образлы  белдерелүе күзәтелә: читтәге татарларны, әйтерсең лә, шагыйрь милләтне яшәтүчеләр (йөрәгендәге кан тамчысы) һәм аның ярасы дип атый.
Р. Гатауллин иҗатында туган авыл, туган җирнең матур табигате, әнкәй, туган йорт мотивларын соклану-ярату хисләре белән күтәргән шигырьләр шактый. Алар, бигрәк тә, шагыйрьнең совет чорына караган  әсәрләрендә көчле, татар шигъриятендә дә охшаш мотивлар «салмак лирика» тармагын барлыкка китергән заманда язылалар. «...Төбәгем ул», «...Күктә йолдыз сирәк кенә», «Мин бу җирдә мәңге калалмамын...», «Җәйге хатирә», «Кичер, әнкәй», «Тәрәзә какмагансың», «Юк инде», «Күпме көзләр – салкын», «Ярый әле шунда туганбыз», «Сүрелмәс, сүнмәстер инде», «Ничек чыдармын?!», «Бир, әнкәй, кулларыңны», «Кала», «Авылым көзе» һ.б. шундыйлардан.
Җәмгыятькә, кешегә фәлсәфи мөнәсәбәт белдерү, бәя бирү – шулай ук, шагыйрь иҗатын иңләп барган мотивлардан. Тынгысыз булырга («Тынма, күңел!»), җирдә эз калдырырга («Вакыт бар да...») чакырган лирик герой мондый шигырьләрендә дә үзен – шундый хисләрне, кыйммәтләрне өстен куеп яшәгәннәрнең берсе итеп тоя. Мәсәлән, «Без тискәре халык» шигыре, исемендә халык сүзе булса да, билгеле бер сыйфатларга ия кешеләр төркемен күздә тотып язылган. Әлеге сыйфатлар: үзсүзлелек, тырышлык, башкалар мәнфәгатен өстен кую,  яшәргә омтылыш – кешенең кешелеклелек сыйфатлары буларак тәкъдим ителә.
Тагын бер шигырь – «Тышаулы атларга карап» хөрлек фәлсәфәсен үзенчәлекле җиткерүе белән сискәндерә. Бигрәк тә аның соңгы юллары:
Тышаулы атларга карап
Нигә соң сыкрый күңел?
Ах, тышау гына атларда,
Ах, ярый богау түгел..., -
шигырьдән яшерен мәгънәләр эзләргә этәрә. Беренче карашка, эчтәлегендә һәр кешенең балигъ булып тышау киюе, тормыш йөген тарта башлавы, шул юлда дөньядан кичүе турында сүз барса да,  шигырьдә иҗтимагый-сәяси эчтәлеккә дә, тарихи узганнарга да ишарә барлыгы күренеп тора.
Тормыштагы, яшәештәге күп авырлыклар кешенең үзенә бәйле дигән шагыйрь бу очракта да чишү юлларын эзли:
Нәрсә соң җитми кешегә
Кан коеп, яшь түктереп?
Әй кешем, сиңа уй җитми,
Җитми әле кешелек.
Шул ук «уй җитмәү» кайбер шигырьләрдә читләтеп әйтү формасында җиткерелә. «...Өзмә, кеше, өзмә чәчәкләрне...» шигырендә, мәсәлән, кешенең үзе су сибеп үстергән чәчәкләрне «яратып кына... өзүе» фәлсәфәсе шушы яссылыкта да шәрехләнә ала. «Яшәүгә бер аять» шигырендә кешегә хас яшәү белән һәм үлем белән шаяру турындагы күзәтү «Безгә тормыш / Уйнамый һәм көлми килгән» шундый ук укылышка китерә.
Фәлсәфилек иҗатка багышланган шигырьләрдә дә көчле. Әйтик, «Мин сабанчы бугай» шигырендә иҗат – халык күңелен актарып энҗе эзләү, шул күңелне йомшарту өчен хезмәт түгү белән чагыштырыла. Шушы вазифаны башкарып чыгарга көч сорап, догага охшатып язылган «...Ил йөзенә ...» дә ул җиргә яшәү көче биргән шифалы яңгыр кебек күзаллана:
Җиремне, газиз җиремне
Ничек соң чылатырга?
Кайдан алыймчы көч-дәрман
Гөлләрне юатырга?!
Үзенең дә миссиясен, кешелек алдындагы вазифасын лирик герой белән тәңгәлләшкән шагыйрь шулай күзаллый: «Бу җанымны кешеләргә бүләм...».
Р. Гатауллин иҗатында мәхәббәт шигырьләре билгеле бер урын били. «Бер сөярсең әле», «Мәхәббәт сукмагыннан», «Йолдызлы яз», «Булдыралсаң, юат мине», «...Каршы алуың хәзер хәтерләмим...», «Кайтырсыңмы тагын», «...Без икәү бергә киләбез...», «Мәхәббәт» кебек шигырьләрдә сөю хисе тудырган бәхет, икеләнү, аерылу сагышы, өмет һ.б. кичерешләр алга куела.
Алар янәшәсендә үк аллегорик образлылык, матурлык теле белән сөюнең көче хакында сөйләүче шигырьләре дә бар:
Кояш көлеп-көлеп карады да
Ак тамчыга кунды.
И сөенде тамчы, и сөенде,
Алсуланды, тулды.
Нурга чумган тамчы түзәлмәде,
Сузылды да тамды.
Очты кояш, якты нуры гына
Җиргә төшеп янды.
Мин дә сине якты тамчы кебек
Күргән идем.
...Мәңге янармын дип кунган идем,
Сүнгән идем.
Шул рәвешле, аллегорик сурәт тудырганнан һәм аның матурлыгына, гадәти булмавына, игътибар юнәлткәннән соң, шагыйрь үз нәтиҗәсен, раславын да тәкъдим итә, укылышның төп вариантына юл күрсәтә.
Гомумән алганда, Р. Гатауллин поэзиядә озын шигырь жанрын үз күрә. Күләм биредә лирик герой хис-кичерешләрен үсеш-үзгәрештә күрсәтергә, образлар яңалыгы белән гаҗәпләндерергә, шагыйрьгә үз мөнәсәбәтен ачык белдерергә мөмкинлек бирә. Аның иҗатында озын шигырь теләсә нинди мотивны табигый ача, һәм традицион, һәм авангард вәзенгә «килешеп» тора. Гадәттә, сорау яки икеләнү ноктасыннан башланган шигъри сөйләм раслау белән төгәлләнә. Хәтта традицион, классик шигырь формасы кулланылганда да, шушы ачыклыкка, фикернең төгәлләнгәнлегенә омтылу күзгә ташлана.
Ешрак күренешләрне яки кичерешләрне тасвирлап баруга өстенлек бирсә дә, Р. Гатауллинның яратып кулланган алымнары дигәндә аллегорик образлылыкны аерып күрсәтергә мөмкин. Лирик герой һәм табигать («Язмышым алларында»), имән («Язын гына яфрак ярырга») янәшәлеге, гомумән кешене аллегорик сурәтләү («Таш һәм кеше») шундыйлардан. Мәсәлән, «...Кар туздырып» шигырендә аратадагы айгыр образы кеше холкын, күңелен, омтылышларын бәяләргә ярдәм итә:
Кар туздырып,
              Җирне тырнап
                            Уйнар чагы,
Тәртәләрне бөгеп,
                  Сыгып
                           Дулар чагы.
Киң күкрәккә
                       Күкне кисеп
                           Узар чагы.
 Тояк белән
                  Ут чыгарып
                         Сугар чагы.
 Айгыр чагы...
                     Салкын сарай.
                               Ишек бикле.
Моңсу гына
              Ярык аша
                              Карап тора.
Чылбырларын чылтыратып
                             Улак кыра.
Ә далада карлы давыл
                           Бер тын тора,
                                             Бер котыра.
Шигырьгә халык җырыннан алынган эпиграф «Айгыр дулый буранда, / Дулый айгыр булганга» шушы яшерен эчтәлекне көчәйтә һәм булып узган тарихи-сәяси бураннарда көчлеләрнең дуламавын да, әйтик, шәхес культы елларында иҗатчыларның язмышларын искә төшерә, моның сәбәпләренә дә ишарә ясый.
Интертекстуальлек, элгәргеләр иҗатына мөрәҗәгать итеп, танылырлык гыйбарәләр яки аһәңнәр куллану, көтелмәгән образлар, күңел кичерешләрен табигать сурәте ярдәмендә җиткерү бу иҗатта тәэсирлелекне, эмоциональлекне тирәнәйтү алымына әйләнә.
Р. Гатауллин иҗатында, күзаллаулары, дөньяны тоюы һәм мөнәсәбәте үзгәрешләр кичерсә дә, бер лирик герой күзәтелә. Тормыштагы, җәмгыятьтәге, милләт язмышындагы һәр хәл-әхвәлгә сизгер,  бар гамь-ваемны күңеле аша үткәреп, икеләнүләр-борчылулар аша хакыйкатьне таба торган остаз, шуны раслап яңгырата белгән укытучы, әлеге хакыйкать ярдәмендә тормышны һәм кешеләрне камилләштерүгә ышанган нәсихәтче ул. Бу нәсихәтчелекнең лирик герой икеләнүләре-риторик сораулары аша табылуы да, турыдан-туры үгет рәвешендә булмыйча, үз хакыйкате кебек тәкъдим ителүе дә, шагыйрьнең заманча алым-чараларга мөрәҗәгать итүе һәм авторлык образ-сурәтләрен файдалануы да шигырьләрнең укылышын тәэмин итеп, Башкортостан җирендә яшәп инде фанилыкка күчкән Рәшит Гатауллинның шагыйрьлеген раслыйлар.
 

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА


Фото: sptatar.com/


 
«Мәйдан» №12, 2020 ел.
 
 
 

Комментарийлар