Логотип «Мәйдан» журналы

Туфан Имаметдинов “Әлиф”челәр исеменнән Тукай премиясенә документлар тапшырган

Режиссер Туфан Имаметдинов Тукай премиясе комиссиясенә “Әлиф” төркеме исеменнән документлар тапшырган. Бу мәгълүматны “Татар-информ”га режиссер үзе раслады.“Без Тукай шигыре буенча куелган спектакльне...

Режиссер Туфан Имаметдинов Тукай премиясе комиссиясенә “Әлиф” төркеме исеменнән документлар тапшырган. Бу мәгълүматны “Татар-информ”га режиссер үзе раслады.
Туфан Имаметдинов “Әлиф”челәр исеменнән Тукай премиясенә документлар тапшырган
“Без Тукай шигыре буенча куелган спектакльнең Тукай премиясенә тәкъдим ителүен логикага туры килә дип санадык. Безнең төркемне Тукай премиясенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәкъдим итә”, - диде Туфан Имаметдинов.
Нурбәк Батулла: “Алтын битлек” алгач та дөнья үзгәрмәде
Тукай премиясенә “Әлиф” спектаклен әзерләүчеләрдән дүрт кеше тәкъдим ителгән. Болар – идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, хореограф Марсель Нуриев һәм биюче Нурбәк Батулла.

  • Нурбәк Батулла әлеге спектакльдәге роле өчен “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек булды. Быел Нурбәк Батуллага Муса Җәлил премиясе тапшырылды. Нигезләмә буенча әлеге премиягә бары тик Нурбәк Батулланың гына яше туры килгән. Эльмир Низамов 2015 елда «Алтын Казан» мюзиклы өчен Муса Җәлил премиясенә лаек булган иде.

  • Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнә.


Хәзерге вакытта “Әлиф” төркеме “Әллүки” спектаклен “Алтын битлек” экспертларына күрсәтергә әзерләнә.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181238/

Комментарийлар