Логотип «Мәйдан» журналы

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре Буа районында ярымфабрикатлар производствосы ачарга ниятли

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре Буа районында ярымфабрикатлар производствосы ачарга ниятли. Җитештерү проекты Татарстан Республикасы Инвестицион меморандумына кертелгән. Шул хактагы карар республика хок...

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре Буа районында ярымфабрикатлар производствосы ачарга ниятли. Җитештерү проекты Татарстан Республикасы Инвестицион меморандумына кертелгән. Шул хактагы карар республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
0126-1 Фото: архив/Рамил Гали
Милли татар брендының планнары әлегә кәгазьдә генә, диде «Татар-информ» агентлыгына челтәргә нигез салучы Солтан Сафин. Проектның нечкәлекләре турында әле сөйләргә иртәрәк, диде ул.
«Түбәтәй» ҖЧҖ җитәкчелеге проектның меморандумга кертелүе компания үсешенә ни рәвешле йогынты ясаячагын белми.
Компания әле май аенда ук ярымфабрикатлар җитештерү буенча конвейер ачарга җыенуы хакында хәбәр иткән иде. Тиз туклану челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Күвәйт базарларына чыгарга ниятли, дип сөйләде агентлыкка компаниянең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов.
«Түбәтәй» компаниясенең Россиянең төрле төбәкләрендә 26 сату ноктасы бар.
ТР Инвестицион меморандумы 200дән артык оешманың проектларын берләштерә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173034/

Комментарийлар