Логотип «Мәйдан» журналы

«Түбәтәй Тауэр» манарасының биеклеге 125 метр тәшкил итәчәк

Татарстанда беренче күзәтү манарасы «Түбәтәй Тауэр»ның биеклеге 125 метр тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Ре...

Татарстанда беренче күзәтү манарасы «Түбәтәй Тауэр»ның биеклеге 125 метр тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Түбәтәй Тауэр» манарасының биеклеге 125 метр тәшкил итәчәк
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында «Түбәтәй Тауэр» манарасын төзү проекты тикшерелде. Әлеге проектның инвесторы - Пермь эшкуары билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казан туризмны үстерү өлкәсендә зур нәтиҗәләргә иреште.
«Түбәтәй Тауэр» проекты әлеге трендка ярдәм итүне күздә тота. Манараны Казансу елгасының уң ярында – Су спорты төрләре сарае янында төзергә ниятлиләр. Конструкциянең биеклеге 125 метр тәшкил итәчәк. Проект 95 метр биеклектә күзәтү мәйданчыгы булдыру, әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү һәм тематик парк төзүне күздә тота.
Инвестор бәяләве буенча, «Түбәтәй Тауэр» елына 500 меңгә якын кунакны кабул итәр дип көтелә. Проектны 2,5 елда гамәлгә ашырырга ниятлиләр.
Рөстәм Миңнеханов манараны сәнгати бизәү җәһәтеннән проектны эшләп бетерергә тәкъдим итте.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185074/

Комментарийлар