Логотип «Мәйдан» журналы

Түбәнкамалы инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча ярышларда беренче урын яулады

Казан шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда Түбән Кама медицина көллиятенең массажга өйрәтү бүлеге укытучысы Владимир Ангариков җиңү яулады. Бу...

Казан шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда Түбән Кама медицина көллиятенең массажга өйрәтү бүлеге укытучысы Владимир Ангариков җиңү яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбәнкамалы инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча ярышларда беренче урын яулады
Чемпионатта барлыгы 12 хатын-кыз һәм егермедән артык ир-ат катнашты.
Беренче уенда Владимир 11: 2/11: 2 исәбе белән отты. Ярымфиналда һәр очрашуда 12:10, 8:11 исәбе белән җиңү яулады. Өченче турда Владимир Казаннан Дмитрий Володин белән уйнады һәм аны 11:3 исәбе белән отты.
9 -14 апрель көннәрендә Владимир Ангариков Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак. Чемпионатта Владимирның хатыны Румия дә катнаша: ул республика ярышларында икенче урынга лаек булды.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183354/

Комментарийлар