Түбән Каманың пластик әрҗәләр җитештерүче компаниясе үз эшчәнлеген ил күләмендә җәелдерә
Түбән Каманың "Ай-Пласт" компаниясе Россия территориясендә үзенең өченче цехын төзеп бетереп килә. Түбән Камадан тыш, җитештерү мәйданчыклары Владимир өлкәсендә, Азов шәһәрендә урнашачак. Бу турыда Тү...
Түбән Каманың "Ай-Пласт" компаниясе Россия территориясендә үзенең өченче цехын төзеп бетереп килә. Түбән Камадан тыш, җитештерү мәйданчыклары Владимир өлкәсендә, Азов шәһәрендә урнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
![ТүбÓн ÐаманÑÒ£ плаÑÑик ÓÑÒÓлÓÑ ÒиÑеÑÑеÑÒ¯Ñе компаниÑÑе үз ÑÑÑÓнлеген ил күлÓÐ¼ÐµÐ½Ð´Ó ÒÓелдеÑÓ](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/02/28/0188.jpg)
unipack.ru сайтындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, Ростов өлкәсендәге завод хәзер төзелешнең соңгы этабында. 5000 квадрат метрдан артык мәйданны биләгән объект җитештерүдә заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Хәзерге вакытта Түбән Кама фирмасы Европа компаниясеннән яңа термопластавтомат сатып алу турында сөйләшүләр алып бара.
Җайланма сатып алынган очракта, предприятие 1100 һәм 660 литр сыйдырышлы чүп савытлары, җиләк-җимеш һәм яшелчә өчен эре габаритлы пластик контейнерлар җитештерә башлаячак. Түбән Камада исә мондый автомат 2012 елдан бирле кулланыла.

Комментарийлар