Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Каманың "Кванториум" технопаркы командасы илкүләм бәйгедә җиңгән

Түбән Каманың "Кванториум" технопаркында шөгыльләнүче балалар II Бөтенроссия VR/AR фестивалендә җиңүгә ирешкән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Виртуаль дөнья белән ч...

Түбән Каманың "Кванториум" технопаркында шөгыльләнүче балалар II Бөтенроссия VR/AR фестивалендә җиңүгә ирешкән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Каманың
Виртуаль дөнья белән чынбарлык арасындагы бәйләнешне чагылдыручы проектлар фестивалендә Россия һәм чит илләрдән 30 дан артык компания, шул исәптән HTC, Samsung, Epson һ.б., дәүләт корпорацияләре вәкилләре катнашкан.
Фестиваль кысаларында өч көнлек форум узган, анда Россиянең 50 шәһәреннән 370 тән артык бала катнашкан. Алар фестиваль компанияләре вәкилләре тәкъдим иткән биремнәр буенча VR/AR-программалар эшләгән.
Түбән Каманы Елизавета Леванова, Артем Кирпичонок, Тимур Хәйбуллов, Руслан Атакишиев һәм Алмаз Галиуллин тәкъдим иткән. Аларның остазлары - Полина Годиненко һәм Александр Рахов. Түбәнкамалылар BOXGLASSES компаниясе тәкъдим иткән биремне уңышлы үтәп, җиңү яулаганнар: география һәм тарих дәресләрендә укытучыларга кулланма буларак, интерактив видеотур әзерләгәннәр.
BOXGLASSES компаниясе вәкилләре балаларга бүләкләр һәм стажировка узу өчен сертификат тапшырган.
Фото: tat.e-nkama.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/09/184217/

Комментарийлар