![76_big](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/05/76_big.jpg)
“Оренбуржье” авиакомпаниясе гамәлгә куйган рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә L-410 очкычларында башкарылачак. Очкыч Самарадан 16:45 сәгатьтә, Түбән Камадан 17:25 сәгатьтә юл ала. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән ачыклык кертүләренчә, “Оренбуржье” авиакомпаниясе 2016 елда “Бигеш” аэропорты өчен бишенче яңа ташучы булды. Элегрәк аэропорт җәдвәлендә “Комиавиатранс”, “Победа”, “Нордавиа” һәм “Руслайн” авиакомпанияләре барлыкка килгән иде.
Комментарийлар