Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камадагы металл базасында мотор мае сакланган 11 контейнерга ут капкан

Түбән Кама шәһәренең сәнәгать зонасында 11 контейнерга ут капкан, аларда – файдаланылган мотор мае сакланган. Фото: ГУ МЧС по РТБу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрл...

Түбән Кама шәһәренең сәнәгать зонасында 11 контейнерга ут капкан, аларда – файдаланылган мотор мае сакланган.
0046 Фото: ГУ МЧС по РТ
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кич 112 бердәм номерына Металл базасыннан куе кара төтен күтәрелүе хакында хәбәр иткәннәр.
Урынга килгән 63нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янучан матдә салынган пластик контейнерларга ут кабуын ачыклаган. Аннан биш метр ераклыкта гына урнашкан зур чанга да ут күчү куркынычы туган.
Янгын-коткару часте хезмәткәрләре утны биш минут эчендә сүндергән. Янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.
Бу янгында зыян күргән кешене – аяклары пешкән 51 яшьлек ир-атны Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169867/

Комментарийлар