Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада язгы ташуга әзерлек эшләре бара

Түбән Кама районы 2019 елгы язгы ташу чорына потенциаль куркыныч территорияләр рәтенә кертелмәсә дә, шәһәр һәм район җирлегендә барлык әзерлек чаралары да алып барыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль...

Түбән Кама районы 2019 елгы язгы ташу чорына потенциаль куркыныч территорияләр рәтенә кертелмәсә дә, шәһәр һәм район җирлегендә барлык әзерлек чаралары да алып барыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Камада язгы ташуга әзерлек эшләре бара
Сулыкларда су күтәрелү дәрәҗәсен тикшереп тору Кама елгасындагы махсус пост хезмәткәрләре тарафыннан тормышка ашырыла. "1 апрельдән постта күзәтү тәүлегенә 2 тапкыр (8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә) башкарылачак, су кинәт күтәрелеп, хәл катлауланган очракта, күзәтүләр саны ешаячак (һәр 4 сәгать саен), Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенә кичекмәстән мәгълүмат биреләчәк.
Язгы ташуга каршы тору эшләрен башкару өчен, 375 кеше, 80 берәмлек техника, 19 йөзү чарасы, 5 мотопомпа, 2 берәмлек авиация дельтапланы әзерлектә тора. Бу көчләр язгы ташуның теләсә кайсы чорында куелган бурычларны үтәргә әзер" , - диде район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районының Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр иминлеге идарәсе башлыгы Виталий Бочкарев.
Билгеле булганча, язгы ташу чорында су күтәрелешенең уртача нормасы Кама елгасында 55.5 -57.5 метр тәшкил итә. Узган ел суның иң югары биеклеге 6 июньдә теркәлгән һәм 54.8 метрга җиткән. Бүгенге көндә Кама елгасында суның биеклеге 51.5 м тәшкил итә.
Фото: tat.e-nkama.ru/news/753/74378/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183291/

Комментарийлар