Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...” бәйгесенең сайлап алу этабы башланды

Түбән Камада бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең!” муниципаль бәйгесенең сайлап алу этабы башланды. Бу турыда Түбән К...

Түбән Камада бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең!” муниципаль бәйгесенең сайлап алу этабы башланды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Камада “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...” бәйгесенең сайлап алу этабы башланды
Атна дәвамында барачак бәйгене иң яшь нәфис сүз осталары – мәктәпкәчә белем бирү йортларында тәрбияләнүче 5 - 7 яшьлек балалар ачты.
Мәдәният идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе, Т. Миңнуллин исемендәге татар драма театры, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашындагы хөкемдарлар төркеме бүген 100дән артык баланың чыгышын тыңлап, аңа үз бәясен бирде.
Билгеле булганча, конкурс 26 мартка кадәр дәвам итә. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр катнаша.
Бүген эстафетаны башлангыч сыйныф укучылары кабул итә.
Җинүчелəрне билгеләү этабы 26 мартта 10. 00 сәгатьтә Тукай исемендəге үзəк китапханəдə уза. Бүлəклəү тантанасы 26 апрель көнне Габдулла Тукай һəйкəле янында шигърият бəйрəмендə булачак.
Фото: Алмаз Фәттахов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182851/

Комментарийлар