Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада яңартылган яр буен ачу тантанасы узды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында яңартылган яр буен ачу тантанасында катнашты. Аңа ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин куш...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында яңартылган яр буен ачу тантанасында катнашты. Аңа ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин кушылды.
Быел - республикада Су саклау зоналары елында - Түбән Кама шәһәре үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан Кама елгасының яр буенда реконструкция эшләре алып барылган. Хәзер монда пляж да, причал һәм Изге чишмә дә яңартылган. Шулай ук скверда яшеллек утыртылган. Балалар мәйданчыклары һәм сәхнә дә каралган. Ә Изге чишмә дип аталган урында күл һәм шарлавык та тәртипкә китерелгән, дип хәбәр итә Бизнес-онлайн сайты.
941
942
943
Фотолар: business-gazeta.ru

Комментарийлар