Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада “Татар кызы – 2016” республика бәйгесенең финалы узды

Түбән Кама педагогика көллиятендә “Татар-кызы-2016” республика бәйгесенең финалы узган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль район рәсми сайтында язылган. Фото: e-nkama.ruБәйгедә 39 кыз арасыннан 10сы гына ...

Түбән Кама педагогика көллиятендә “Татар-кызы-2016” республика бәйгесенең финалы узган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль район рәсми сайтында язылган.
foto-2 Фото: e-nkama.ru
Бәйгедә 39 кыз арасыннан 10сы гына финалга чыккан.
Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова бәйге программасында каралган биш төрле сынауларны узып «Татар кызы-2016» исемен яулаган.
Беренче турда бәйгедә катнашучы гүзәл затлар “Без – татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү үзе бер бәхет!” темасына видеоролик тәкъдим иткәннәр. Видеода Г.Тукай тууына - 130, М.Җәлил тууына 110 ел, Г.Әбсәләмов тууына 105 ел булуга басым ясалырга тиешле иде. Жюри тарафыннан сценарийның үзенчәлеге, иҗади бизәлеше, кызларның актерлык осталыгы, эчтәлеге һәм тәкъдим ителеше бәяләнгән.
Икенче турга иң күп баллар җыйган 10 студент узган. Бәйгенең икенче сынавына катнашучылар “Шәфкатьлелек бизи кешене” темасына визит карточкасын әзерләгәннәр.
Аннары кызлар татар халкы тарихы, мәдәнияте, сәнгате буенча “Гасырлар кайтавазы...” интеллектуаль бәйгедәге тестларга компьютер артына утырып җавап биргәннәр.
Әдәби бәйгедә кызлар Г. Тукай, М. Җәлил яисә Г. Әбсәләмов әсәрләре буенча моноспектакль тәкъдим иткәннәр.
Нәтиҗәдә, “Татар кызы – 2016” бәйгесендә 1нче урынны Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова, икенче урынны Арча педагогика көллияте студенты Элмира Закарова, 3нче урынны Түбән Кама технология көллияте студенты Айзилә Ярмөхәммәтова яулаган.
5990

Комментарийлар