Түбән Камада тарихи трамвайны һәйкәл итеп куйдылар
Түбән Камада трамвайга үзенчәлекле һәйкәл ачылды – Вокзал урамындагы трамвай депосы янындагы юллар «боҗра»сында тарихи трамвай вагоны пьедесталга куелды. Бу хакта nkamsk-rt.ru сайты хәбәр итә. Фото: n...
Түбән Камада трамвайга үзенчәлекле һәйкәл ачылды – Вокзал урамындагы трамвай депосы янындагы юллар «боҗра»сында тарихи трамвай вагоны пьедесталга куелды. Бу хакта nkamsk-rt.ru сайты хәбәр итә.
Фото: nkamsk-rt.ru
1967 елның февралендә үзенең беренче рейсына кузгалган трамвайның «игезәге» булган бу истәлекле вагон Ригадагы заводта эшләп чыгарылган. Ул чорда шәһәрдә трамвай хәрәкәте ачылу көтеп алынган шатлыклы вакыйга була. Вагон, деподан чыгып, 1нче ТЭЦка кадәр бара.
Акрынлап, шәһәргә яңадан-яңа трамвайлар китерелә башлый һәм аларның хәрәкәт аралыгы кыскарганнан-кыскара. Хәзер ул уртача 5-10 минут тәшкил итә. Түбәнкамалылар, промзонага эшкә бару яки шәһәр эчендә йөрү өчен, экологик яктан чиста әлеге транспортны бик теләп файдалана.
Аерым алганда, әлеге экспонатны ачкан көндә, биредәге тантанада яңгыраган җыр-көйләргә ялгап, беренче трамвай йөртүчеләр, кондукторлар һәм шәһәр электр транспорты хезмәткәрләре исеменә бик күп мактау сүзләре, рәхмәтләр әйтелде.
Шәһәр электр транспорты предприятиесенең элекке баш инженеры, тарихи трамвай экспонатын ачу тантанасында хөрмәтле кунак буларак катнашучы Анатолий Лосев ул вакытта электрик булып эшләгән. Элекке
хезмәттәшләре белән очрашкач, ул трамвай депосында эшләгән шул елларын кабат искә төшерде. Халык алдында ясаган чыгышында вагон-экспонатның ничек урнаштырылганына игътибар юнәлтеп, аны яхшыга юрады.
Тарихи трамвайга үзенчәлекле һәйкәл ачу тантанасында бу предприятие ветераннары өчен үткәннәргә кайтып килү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Мәсәлән, трамвай билетын тиштерү. Кунаклар, шулай ук, вагондагы фоторәсемнәр күргәзмәсен дә зур кызыксыну белән карадылар һәм, мизгелләргә генә булса да, үткәннәр белән күзгә-күз очрашкандай булдылар.
Советлар заманына үзенчәлекле «экскурсия ясау» җае тиздән шәһәрдәге барча кешегә мөмкин булачак. Киләсе ел башында, Түбән Камада трамвай хәрәкәте ачылуга нәкъ 50 ел тулганда, шәһәрдә реставрацияләнгән шушындый ук трамвай линиягә чыгачак һәм теләгән һәркем, пассажир буларак, аңа утырып йөриячәк.

Комментарийлар