Түбән Камада "Сүз чүлмәге” проектына йомгак ясадылар
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Түбән Каманың мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә иҗтимагый оешмалар белән берлектә төрле кичәләр, очрашулар, бәйгеләр, фәнни-гамәле конференцияләр үтә....
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Түбән Каманың мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә иҗтимагый оешмалар белән берлектә төрле кичәләр, очрашулар, бәйгеләр, фәнни-гамәле конференцияләр үтә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шундый чараларның берсе 20 февраль көнне Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә узды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган чарада “Сүз чүлмәге” проектына да йомгак ясалды.
Чарага Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, шәһәрнең “Ак калфак” оешмасы, Аксакаллар шурасы, "Кама таңнары" берләшмәсе вәкилләре, язучылар, китапханә, балалар бакчалары хезмәткәрләре, әти-әниләр килде.
Татар халык җыр-биюләре, укучыларның туган телдәге чыгышлары әсәрләрне сәхнәләштерү белән үрелеп барды. Халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли ризыкларына багышланган махсус күргәзмә дә эшләде.
Әлеге чара катнашучыларга телебезнең матурлыгын, байлыгын тоярга ярдәм итте, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга этәргеч бирде.

Комментарийлар