Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада Мансур Ганиевның «Абдул Салман морзалары» китабын тәкъдим итү кичәсе

Бары тик сабырлык күп таләп итә торган тырыш хезмәт - кешенең яшәешен мәңгеләштерә, чыныктыра, киләчәккә тирән эз сала.Кичә, 29 нчы гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, шәһәребезнең хөрм...

Бары тик сабырлык күп таләп итә торган тырыш хезмәт - кешенең яшәешен мәңгеләштерә, чыныктыра, киләчәккә тирән эз сала.
Кичә, 29 нчы гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, шәһәребезнең хөрмәтле шәхесе, Аксакаллар шурасының җаваплы сәркәтибе – Мансур Корбангали улы Ганиевның “Абдул Салман морзалары” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды.
tk4
“Татарстан әлифбасы” проекты кысаларында оештырылган кичәдә шәһәрдәшләребездән тыш, ерак юлны якын итеп килгән иҗат сөюче, милли җанлы кунаклар шактый иде.
tk1
Мөһим эчтәлекле чарада Мәскәү каласыннан махсус кайткан хөрмәтле якташыбыз, “Татар штабы” җитәкчесе, меценат – Ямалиев Рөстәм әфәнде (Фикрәт Әхмәтҗан улы Тәбеев дәвамчысы), Мансур аганың якташлары (Әлки районыннан), Яр Чаллы шәһәренең күренекле язучылары: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, “Мәйдан” журналының баш мөхәррир урынбасары Факил Сафин, гомуми бүлек редакторы Әлфия Ситдыйкова, Бѳтендѳнья Татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршында Түбән Кама татар авыллары тарихын ѳйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Айдар Хәмзин, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы ханымнары, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзәләре, зыялы Аксакалларыбыз һ.б. катнашты...
[gallery size="medium" ids="46513,46514,46515"]
 

Нурзия МИНХАЗОВА


Алмаз Фаттахов фотолары

Комментарийлар