Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә уртача хезмәт хакы 30 меңнән артачак

Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча өч еллык программа кабул ителде. Программада хезмәткәрләргә эш хакын арттыру да каралган, әйтик, бу сектордагы уртача хезмәт хак...

Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча өч еллык программа кабул ителде. Программада хезмәткәрләргә эш хакын арттыру да каралган, әйтик, бу сектордагы уртача хезмәт хакын 29 000 сумнан 31 500 сумга кадәр күтәрү күздә тотыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзерге вакытта Түбән Камада 7 820 кече һәм урта эшмәкәрлек объекты (16 274 кеше эшкә урнаштырылган) бар, ә өч елдан аларның саны 8 200гә җитәчәге фаразлана.
Перспектив проектларны эшләтеп җибәрү өчен Түбән Кама районы башлыгы каршында Инвестицион совет булдырылды, ул инвесторларның тәкъдимнәрен өйрәнә һәм кирәкле ярдәмне күрсәтә.
"Пионер" индустриаль паркына инвестицияләренең гомуми күләме 172 млн сум тәшкил иткән 6 резидент җәлеп ителгән, 50 яңа эш урыны булдырылган. Киләчәктә 250 яңа эш урыны булдырып, инвестицияләр күләме 4,28 млрд сум тәшкил иткән тагын 4 резидент җәлеп итү планлаштырыла.
"Түбән Кама" сәнәгать паркы төзелеше дә тәмамланган (биредә инвестицияләр күләме - 1,5 млрд сум, 350 яңа эш урыны булдырылачак, 10 резидент керәчәк, инженерлык инфраструктурасы төзелеше 378 млн сум тәшкил итә), анда инде 5 резидент җитештерүдә яңа объектлар төзелешенә керешкән.
Ә "Кама Аланы" индустриаль паркына 3 млрд сумнан артык акча кертелгән һәм 795 яңа эш урыны булдырылган. 15 мең кв. м мәйданда яшелчә теплицалары төзү планлаштырыла, биредә инвестицияләр күләме 60 млн сум тәшкил итә, 50 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183727/

Комментарийлар