Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада "Ата-аналар мәхәббәте мәктәбе" эшли башлый

Түбән Камада  "Ата-аналар мәхәббәте мәктәбе" дәресе узды. Аны "Апуш" балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Яшьләр клиникасы" балаларга һәм яшүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән...

Түбән Камада  "Ата-аналар мәхәббәте мәктәбе" дәресе узды. Аны "Апуш" балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Яшьләр клиникасы" балаларга һәм яшүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә  үткәрде.

0170


Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шул рәвешле, әниләр һәм әтиләр очрашып, балаларны тәрбияләү темасына сөйләште.
Биредә ата-аналар үзләрен борчыган сорауларга белгечләрдән киңәшләр ишетеп, башка ата-аналарның тәрбия тәҗрибәсе белән таныша алачак. Моннан тыш, китапханәчеләр әти -әниләрне балалар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булган популяр әсбаплар һәм журналлар белән таныштырачаклар.
Мондый очрашулар китапханәдә аена бер тапкыр оештырылачак.
 
Фото: tat.e-nkama.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181279/

Комментарийлар