Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада 17 ел эчендә беренче тапкыр яңа мәктәп ачылды

Рөстәм Миңнеханов Белем көнендә Түбән Камада “36 норма” яңа мәктәбен һәм “Без” дип аталган балалар бакчасын ачты. Ике учреждение дә яңа йортлар урнашкан 47нче районда төзелгән. Бу хакта Түбән Кама рәс...

Рөстәм Миңнеханов Белем көнендә Түбән Камада “36 норма” яңа мәктәбен һәм “Без” дип аталган балалар бакчасын ачты. Ике учреждение дә яңа йортлар урнашкан 47нче районда төзелгән. Бу хакта Түбән Кама рәсми порталында хәбәр ителә.
shk-tk
Яңа йортларда нигездә яшьләр яши. Шунлыктан мәктәп һәм балалар бакчасына ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Шәһәрдә 17 ел эчендә беренче тапкыр яңа мәктәп ачылган. “36 норма” яңа мәктәбе “артта калучыларсыз” принцибына нигезләнгән. Бу - теләсә-кайсы балага биредә күңеленә ятышлы шөгыль табыла дигән сүз. Быел биредә меңнән артык бала белем алачак.
Айдар Метшин Рөстәм Миңнехановка республика бюджетыннан яңа типтагы мәктәп төзелешенә 532 млн акча бүленгәне өчен рәхмәт белдерде.
“Без” дип аталган балалар бакчасын төзегәндә мәгарифтәге яңалыклар истә тотылган, шуңа да биредә сенсор бүлмәсе, галокамера һәм физиотерапия кабинеты бар. Әлеге объект төзелешенә республика бюджетыннан 225 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Түбән Кама мэры Айдар Метшин сүзләренчә, киләсе елга тагын ике – 49 һәм 35нче микрорайоннарда балалар бакчасы төзү күздә тотыла.
shk-tkk Фото: president.tatar.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/01/170748/

Комментарийлар