Түбән Кама янгын сүндерү хезмәткәрләренең балалары илкүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясады
Казанда "Хрустальные звездочки" ("Бәллүр йолдызчыклар") бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабы узды. Жюри хөкеменә барлыгы илледән артык чыгыш тәкъдим ителде. Бәйгедә Түбән Кама данын янгынга к...
Казанда "Хрустальные звездочки" ("Бәллүр йолдызчыклар") бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабы узды. Жюри хөкеменә барлыгы илледән артык чыгыш тәкъдим ителде. Бәйгедә Түбән Кама данын янгынга каршы федераль хезмәт отряды хезмәткәрләре балалары яклады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
![ТүбÓн Ðама ÑнгÑн ÑүндеÑÒ¯ Ñ
езмÓÑкÓÑлÓÑенең балалаÑÑ Ð¸Ð»ÐºÒ¯Ð»Óм бÓÐ¹Ð³ÐµÐ´Ó ÑÒ£ÑÑÐ»Ñ ÑÑгÑÑ ÑÑадÑ](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/03/26/0131.jpg)
Отряд җитәкчесе урынбасары Ленар Гыйльмановның кызы Сафина һәм янгын буенча элемтәнең үзәк пункты диспетчеры Кристина Әминованың кызы Анжелика бәйгедә үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Сафина хореография юнәлешендә чыгыш ясап, катнашучы дипломын алды. Анжелика исә фортепианода Нәҗип Җиһановның "Әкият" әсәрен башкарды һәм икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул фестиваль-конкурсның төбәкара этабында катнашачак.
Конкурсны Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе оештырды. Әлеге проект хокук саклау һәм башка дәүләт структуралары хезмәткәрләре гаиләләрендәге сәләтле балаларны ачыклауга һәм аларга иҗади үсештә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Комментарийлар