Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилее билгеләп үтелде

Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган парад булды. Фото: vk.comЮбилей танатанасында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстанның ведомство һәм...

Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган парад булды.
2058 Фото: vk.com
Юбилей танатанасында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстанның ведомство һәм министрлык җитәкчеләре, нефть тармагы ветераннары һәм башка шәрефле кунаклар катнашты.
“Түбән Каманың алга таба да Татарстан үсешенә саллы өлеш кертәчәгенә ышанам”, - дип белдерде бәйрәм тантанасын ачканда Рөстәм Миңнеханов.
 
Тантанада Татарстан Президенты түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итеп, шәһәр төзелешенең 1958 елда башлануын, бу вакытта республикада Түбән Кама сәнәгать районы төзү турында карар кабул ителгәнлеген һәм аның Европада эре нефть комплексы үзәге булырга тиеш булуын искәртеп узды. Комбинат белән бергә Түбән Кама да төзелде һәм үсте. 1966 елда аңа шәһәр статусы бирелә.
“Бүген без беренче юл яручыларга хөрмәт күрсәтәбез, алар, иңгә-иң куеп, комбинат һәм шәһәр төзелешенең беренче елларындагы авырлыкларны җиңеп, алга бардылар”, - дип, Рөстәм Миңнеханов ветераннарның кайберләренә исемнәре белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Президенты:”Соңгы елларда төзелеш, капиталь ремонт үткәрү, мәгариф тармагы, спорт, сәламәтлек саклау өлкәсе, шәһәр һәм ишегалларындагы юллар буенча масштаблы эш башкарылды. Болар барысы да төп мәсьәләне чишүгә – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән, диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуны билгеләп үтәсем килә, башкарган хезмәт үз нәтиҗәләрен бирә. Шуның бер мисалы – шәһәрдә туучы балалар саны бик югары”.
 
 ТР Президенты матбугат хезмәте.

Комментарийлар